news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Альберт Яруллин «Ак Барс» белән яңа килешү төзеде: «Мин иң яхшы клубта уйнавыма шат»

Сакчы үзенең Инстаграм битендә: «Мин иң яхшы клубта уйнавыма шат һәм бәхетле», — дип татарча язып куйган.

news_top
Альберт Яруллин «Ак Барс» белән яңа килешү төзеде: «Мин иң яхшы клубта уйнавыма шат»
Ильнар Тухбатов

Альберт Яруллин Казан клубы белән бер еллык килешү төзеде. Бу хакта «Ак Барс»ның рәсми сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук Альберт үзе дә хисләнеп китеп:

«Мин туган клубымның бер өлеше булуыма бик шатмын. Иң яхшы җанатарларыбызга ярдәм өчен рәхмәт. Үзегезне саклагыз һәм яңа сезонны түземсезлек белән көтәбез», — дип Инстаграмында язып куйган. Өстәвенә, сүзләрен татарча: «Туган ягым — алтын бишек. Мин иң яхшы клубта уйнавыма шат һәм бәхетле», — дип тәмамлаган.

Альберт Яруллин Казан командасы өчен барлыгы 8 сезон уйнады. 2017/2018 елда Гагарин Кубогы иясе булды. Үткән сезон «Ак Барс» өчен 56 уен уйнап, барлыгы 33 очко җыйды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар