Татар эстрадасында беренче адымнарын ясаучы Альберт Вәлиуллин бер-бер артлы яңа җырларын тәкъдим итә. Мәхәббәт турындагы чираттагы җыры музыкаль мәйданчыкларга чыкты.
«Сөю җыры»ның авторлары – Айгөл Вәлиуллина һәм Булат Шәрипов.
«Бәхет кошың булып,
Сине назлыйм иңнәреңне.
Сине миңа, мине сиңа
Язмыш биргән инде.
Тамчы булып керфегеңә, үбим күзләреңне,
Эрим бит мин, ишетсәм дә җылы сүзләреңне...»