Татар эстрадасында танылып килүче җырчы Альберт Вәлиуллин чираттагы яңа җырын тәкъдим итте.
«Сез әзерме? Мин әзер! «Кызган табадан төшкән» җырымны тәкъдим итәм! «Көнләшми генә ярат». Раил Өметбаев көе, Айгөл Вәлиуллина сүзләре, Илдус Дәүләнов аранжировкасы. Барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була!» – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Халык инде яратып өлгергән җырчының яңа иҗат җимешен тыңларга өлгергән, җырчыны район авылларында концерт белән көтәләр.