Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альберт Вәлиуллиннан грильдә пешкән чикләвекле абрикос рецепты

news_top_970_100
Альберт Вәлиуллиннан грильдә пешкән чикләвекле абрикос рецепты
Фото: Абдул Фәрхан/ "Татар-информ"

Җырчы Альберт Вәлиуллин «ТНВ» каналында Лилия Кадыйрованың «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында ашарга пешерергә яратуы турында сөйләде. Әлегә пылау пешерергә генә кыюлыгы җитеп бетми икән.

«Савыт юу – минем өчен гадәти эш, ашарга пешерү – миңа ошый. Көненә бер тапкыр аш ашыйм, ашлар яратам, үзем дә пешерәм. Балачакта әни ашны 4-5 көнгә пешереп куя иде, чөнки әнинең эше күп иде. Әле өйрәнеп бетмәгән ризыкларның берсе – дөрес итеп камыр куя белмим. Миңа күбрәк төче камырдан пешкән ризыклар ошый», – дип сөйләде җырчы.

Тапшыруда ул грильдә татлы ризык әзерләргә өйрәтте. Моның өчен абрикос, атланмай, бал, әстерхан чикләвеге кирәк.

Абрикосның катырагын алырга кирәк, йомшак булса, грильдә изелә. Җимешне урталай ярырга, төшен алырга, һәрберсенә атланмай, аннары әстерхан чикләвеге һәм бал салырга. Грильдә пешереп алырга.

«Бик тәмле була, лимонад белән бигрәк тә», – дип сөйләде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100