Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альберт Вәлиуллиннан эреп китәрлек җыр: «Күзләреңдә сөю күрдем»

news_top_970_100
Альберт Вәлиуллиннан эреп китәрлек җыр: «Күзләреңдә сөю күрдем»
Фото: Альберт Вәлиуллинның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Альберт Валиуллин «Күзләреңдә сөю күрдем» җырын «Татар җыры-2023» концертында тамашачылар игътибарына тәкъдим итте.

Җырның авторлары – Айгөл Вәлиуллина һәм Дилүс Шәйхразиев.

«Барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңлап була. Сөйгәннәрегез күңеленә бу җыр май булып ятсын! Салкын көннәрдә күңелегезне җылытсын. Әлеге җыр 339 метр биеклектән яңгырады», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Тавыш, моң, җыр искитмәле»;

«Ник шундый матур соң бу җыр? Тыңлап туеп булмый. Тавышыгыз «ут»;

«Тирән мәгънәле җыр»;

«Әйе, җыр чыннан да күңелне җылыта торган. Күңел кылларын тибрәтә. Йөрәк түрендә бикләнеп яткан бар хисләрне уята! Рәхмәт, шундый матур җыр өчен! Шулай матур итеп башкаруыгыз өчен!»;

«Эреп китеп тыңлыйм бар җырыгызгы, күңелгә рәхәт тавыш» кебек комментарийлар белән канатландырганнар Альберт Вәлиуллинны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100