Җырчы Альберт Вәлиуллин авырып киткән, хастаханә юлларын таптап йөреше.
Дуслар, ничек сезнең хәлләрегез? Минем хәлләрем начаррак әле... Салкын тиде, – дип хәбәр итте ул сторисларында. – Инде дүртенче көн чирли башлаганыма, үпкәдән ниндидер тавышлар килә. Хастаханәгә рентген ясатырга килдем, нәрсә дип әйтерләр.
Үзегезне саклагыз. Үпкәгә китереп бәрә торган чир йөри. Миндә генә түгел, якын-тирә танышларда да шушы ук хәл. Витаминнарны күбрәк ашагыз. Хәерле көннәр теләп калам, – дигән җырчы.