Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альберт Вәлиуллин үзенең өйләнгәнме, буйдакмы икәнлеген әйтте

news_top_970_100
Альберт Вәлиуллин үзенең өйләнгәнме, буйдакмы икәнлеген әйтте
социаль челтәрләр

«Интернет» аша популярлашуның шәп ысул икәнлеген җырчылар бик күптән аңлап алдылар инде. Ә менә Альберт Вәлиуллин социаль челтәрләренә соңгы вакытта гына игътибар бирә башлады. Бу көннәрдә җырчы үзенең сәхифәсендә тамашачысыннан килгән күпсанлы сорауларга җавап биргән. Видеоязмада халыкны кызыксындырган иң төп сорауга да җавап бар. Тамашачысының харизмалы, чибәр җырчының гаиләле кешеме икәнлеген беләселәре килә.

Сез кайсы яклардан? Сәхнәгә чыкканчы кайда идегез? Моңа кадәр күренмәдегез?

Чаллы шәһәрендә туып үстем, укыдым. Моңа кадәр кайда булдым дип әйтим икән? Әзерләндем!

Сәхнәгә чыкканчы кайсы өлкәдә эшләдегез?

Төзелеш өлкәсендә эшләдем һәм хәзер дә эшлим, Аллаһка шөкер. Ташларга җыенмыйм. Ул – минем төп эшем.

Тәүге җырыгызны кайчан башкардыгыз?

Шул 8 яшьләрдә, мөгаен.

Тормыш иптәшең белән ничә ел бергә сез һәм сиңа ничә яшь?

40 яшь.

Үзегез ничә җыр яздыгыз? Нигә үз җырларыгызны җырламыйсыз?

Үз җырларымны җырлау миңа килешми, дип уйлыйм.

Сезнең күзләр әтиегезнекеме, әниегезнекеме?

Икесенә дә охшагандыр инде.

Сез өйләнгәнме?

Бу сорау бик күпләрне кызыксындырды. Серемне ачарга булдым – мин өйләнгән, дуслар! – дип сөйләгән җырчы. – «Подписчиклар» саны шул килеш калдымы? – дип тә шаярткан ахырдан Альберт.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Ничек инде 40 яшьлек Ир кеше ойлэнмэгэн булсын?! Инде тиздэн балаларын ойлэндерер вакыт житэ. Ойлэнмэгэн егетлэрне 20 яшьлеклэр арасыннан эзлэгез.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100