Татар эстрадасының популярлашып килүче җырчысы Альберт Вәлиуллин «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син?» тапшыруында Әбри Хәбриевның сорауларына җавап бирде.
Үзеңнең иң начар гамәлең нәрсә икән? Студент, мәктәп, бүгенге чорда иң начар гамәлең?
Без – 12-13 яшьлек малайлар – дәү әнинең тарагын алдык, аннан яхшы гына «дымовушка» чыга иде, яхшы төтенли. Бездән ерак түгел, 3 өйдән соң, бакча артында агач үсеп утыра. Агач эчендә шөпшә оялаган. Безгә аларны чыгарырга, үтерергә кирәк. «Дымовушка» ясадык та, таяк белән этеп-төртеп кертеп җибәрдек. Ул куыш җирдән 3 метр биеклектә, һаман төтенли дә төтенли, аңлап бетерә алмыйбыз. 2 сәгатьләп басып карап торганбыздыр. Аннары олы абыйларны чакырдык. Агач эчендә янгын чыгып, ул яна башлады.
Шунда Кыяметдин абый чыкты, агач аның бакча башында үсә иде. «Сез, шәһәр балалары, каян гына килеп чыгасыз, кулларыгызны, башыгызны өзәргә кирәк!» – диде.
Шундый ачулы да, курыкты да. Безнең авыл – урман эчендәрәк, янгын чыкса, Алла сакласын.
Янгынны ничек сүндерделәр?
– «Дружба» пычкысы белән кисеп аудардылар да, аннары чиләкләп су ташыдык. Әгәр, куркып, дәшмичә китеп барсак, нәрсә килеп чыгар иде…