Җырчы Альберт Вәлиуллин зур сәхнәдә җырлаганда да, тамашачылар алкышлаганда да үзен йолдыз итеп хис итми икән. Бу хакта ул үзенең сәхифәсендә сөйләгән. Моның сәбәпләрен дә әйткән.
«Үземне йолдыз итеп тоймыйм, чөнки концерт – минем өчен эш түгел, мин аннан рәхәтлек алам. Сәхнә артында минем дуслар, яраткан кешеләрем утыра. Мин аларны тамашачы дип әйтә алмыйм, бу кич утырган кебек. Элек аулак өйләргә җыела идек бит әле, менә шулай», – ди җырчы.
Артист быелгы концерт сезонындагы яңа җырлары турында да сөйләгән. Аның сүзләренчә, быел ул җырларны авылындагы шомырт агачына, үсмер чактагы дусларына һәм әтисенә багышлап башкарачак.
Альберт Вәлиуллин идеаль тамашачысын аерып күрсәтә алмавын искәртә. «Андыйлар күп, мин аларны күзәтәм. Гел мактап торсалар, күңелгә рәхәт булып китә. Әмма шундыйлары идеаль дип әйтә алмыйм. Мине яраткан бөтен тамашачы да идеаль», – дигән ул.