Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альберт Вәлиуллин: «Тормыш иптәшемә исеме белән бик сирәк дәшәм»

news_top_970_100
Альберт Вәлиуллин: «Тормыш иптәшемә исеме белән бик сирәк дәшәм»
Абдул Фархан

Альберт Вәлиуллин инде 16 бергә гомер иткән тормыш иптәшенә багышлап язылган җырын тәкъдим итте. Гөлүсә Батталова сүзләре, Риваль Хисмәтуллин көенә язылган «Җимешем» җырын ни сәбәпле якын кешесенә багышлавы турында да сөйләде.

«Дуслар, җырның тарихы турында сораулар бик күп килә, смслар язалар. Мин тормыш иптәшемә, шушы 16 ел эчендә, исеме белән бик сирәк дәшәм. Минем күңелемә ул «җимешем» дип сеңгән. Бүгенге көндә дә гел «җимешем» дип кенә йөртәм. Аңа бик күптәннән җыр багышлыйсым килгән иде, ниһаять, килеп чыкты», – диде ул.

Яңа җырны артистның дуслары «һәрвакыттагыча күңелгә үтеп керә торган» дип бәяләгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100