Җырчы Альберт Вәлиуллинның баянчысы Әлфис Галиуллин оста итеп гармун телләре санап кына калмыйча, бик матур итеп җырлый да белә икән. Альбертның концертында җыр башкарып, ул тамашачыларның мәхәббәтен яулаган. Концертка килүчеләр Әлфисне кайнар алкышларга күмгән.
«Концертларда профессиональ рәвештә атказанган баянчыларны җырлатам. Сәхнәдә – Әлфис Галиуллин.
Мин һәрвакыт әйтеп киләм – сәхнәдә дуслык бар. Үзең гади, ачык күңелле һәм ярдәмчел булсаң, яныңда да шундый кешеләр булачак. Дустыңның сәләтен күрсәң, хөрмәт итсәң һәм олыласаң, үзең дә зур үрләргә ирешәсең. Моңа мин бик күп еллар буе инанам, эстрадада гына түгел», – дип яза җырчы бу хакта.
Альберт Вәлиуллин сүзләренчә, Әлфис әле аны гармунда уйнарга да өйрәткән.