Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альберт Вәлиуллин ни өчен 40 яшьтә сәхнәгә чыгуы турында сөйләде

news_top_970_100
Альберт Вәлиуллин ни өчен 40 яшьтә сәхнәгә чыгуы турында сөйләде
Фото: Абдул Фархан, «Татар-информ»

Татар эстрадасының популярлашып килүче җырчысы Альберт Вәлиуллин «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син?» тапшыруында Әбри Хәбриевның сорауларына җавап бирде.

Мин, укыганда синең җырлаганыңны ишетеп, тавыш тембрына сокланып «вау» дия идем. Син укып бетердең дә юкка чыктың?

– Юкка чыкмаганмындыр. Ул вакытта продюсерлык үзәкләре ишекләренә шакып, бер үзәктән икенчесенә йөреп, «җаваплы мәхәббәт» булмады. Булып чыкмас, дип өметемне өзеп, башка өлкәгә китәргә булдым.

40ка җиткәч ничек сәхнәгә чыгу теләге уянды? Кайчандыр сүнгән теләк ничек яңадан кабынды?

– Киресенчә, мин башкачарак уйлаган идем. Әгәр бүген чыкмасам, үкенечтә кала, дип уйладым. 40 яшькә җитеп, мөмкинлекр булган очракта андый эшне башкару җиңелрәк, дип уйлыйм. 20 ел элек, җырлыйсы килсә, костюмнары, җырлары кирәк. Акча мәсьәләсенә килеп терәлә иде. Бүгенге көндә болар 10-15 тапкыр арткандыр. Хәзер җырлары да бик кыйммәт. Матур яхшы итеп эшләргә теләсәң, бу өлкәгә төпләнеп килсәң – яхшы. Курку юк. Эшләп калмасаң үкенеч булыр иде.

Минем кебек концертлар куймаган артистлар «ничегрәк залны тутырдың, оешмаларга барып билетлар тараттыңмы» дип сорадылар.

Берсен дә эшләмәдем. Кассалар аша тараттык. Оешмалар аша этә-төртә кешене куып керткән кебек була. Беренчедән, мин сәхнәдә үз урыным бармы икәнлеген аңларга тиеш идем.

Төп эшең эшмәкәрлек дип беләм, кайсы өлкәдә?

– Төзелеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100