«ТНВ» каналында Лилия Кадыйрованың «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында сәхнәдә үз урынын һәм үз тамашачысын булдырып килүче җырчы Альберт Вәлиуллинны кунак булды.
– Альберт, бер генә мөмкинлек булса нишләр идең?
– Әтине кайтарыр идем. Бүгенге көндә андый мөмкинчелек булса, хыялларымның иң беренчесе шул булыр иде. Һәрбер кешегә әти-әниләре исән-сау булуын телим. Мин әтигә дә, әнигә дә якынрак идем. Әти кая барса да, мин аның койрыгы кебек ияреп йөри идем. Гөмбәгәме, авылгамы, берәр кая төзелешкәме...
Җырчының әтисе 1 сентябрьдә 33 яшендә йөрәге тотып вафат булган. Ул вакытта Альберт 2нче сыйныфка барган. Әнисе кабат кияүгә чыкмаган, кызын һәм улын берүзе тәрбияләгән.