«ТНВ» телеканалында Лилия Кадыйрованың «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында хатын-кызлар мәхәббәтен яуларга өлгергән Альберт Вәлиуллин хатыны белән мәхәббәт тарихы турында сөйләде.
– Ул – Казан кызы. Яшь аермабыз – 8 яшь. Бер очрашуда мин аңа «син минем хатыным булачаксың», – дидем. «Менә хәзер йөгердем», – дип әйтте ул. Очрашулар арты очрашулар…
Минем бервакыт эчемдә курку бар иде, үземә тиң кеше таба алмам кебек тоелды. Аралашасың, очрашасың… «Мин ярата белми торган кешеме соң?» – дип борчыла идем. «Бәлки, үз кешемне очратмаганмындыр», – дип тынычландыра идем үземне.
Мин – ярата белә торган кеше. Таныштык, өйләнештек. Безнең туй да әллә ни зур булмады, ресторанга бардык, икенче көнне эшкә киттем. Ширбәтле ай булмады. Никахтан соң чит илгә очкан идек, аннары, хатын көмәнле булгач, зур туй уздырмаска уйладык.
– Көнләшү хисе юкмы?
– Без тормыш иптәшем белән 16 ел бергә, бер-беребезгә яраклаштык инде. Сәхнә эшенә тотынганчы үз җаемны гына карамадым, аның белән киңәшләштем. «Социаль челтәрдә кемнәр яза?» – дип сорый. «Әйдә утыр, бергә укыйбыз», – дим. Көнләшү дигән әйбер юк. Мин – аны, ул мине белә. «Син кая», «кайчан кайтасың» дигән әйбер юк. Бер-беребезгә ышанабыз. Ул көнләшү булса, гомер буе булачак.
Бер ягы бар инде. «Анда барыйк», – дип әйтәм, «Юк, бармыйм», – ди. Фотога төшәргә киләләр. Ул төшми. Мин көчләп эшләтә торган кеше түгел, ул оялчанрак. Һәр җирдә бергә булсак, миңа икеләтә күңеллерәк булыр иде.