Журналист, продюсер Альберт Шакировтан бөтен кешегә «эләгеп» тора. Әле кайчан гына челтәрле бизнес белән шөгыльләнүчеләрне пыр туздырган иде. Бу юлы аның «утлы табасы»на җырчы Әнвәр Нургалиев баскан. Альберт Шакиров Әнвәр Нургалиевны халыкны гадел булмаган юл белән акча эшләргә өндәүдә гаепләп чыккан.
Әнвәр Нургалиев соңгы вакытта үзенең сәхифәсендә улы һәм тагын берничә егетнең арбитражлык итәргә өйрәнү процессын күрсәтеп бара. Журналист халык артистының үз аудиториясенә шундый темага реклама тәкъдим итүен бер дә хупламаган. Альберт Шакиров фикеренчә, матур тормышка кызыктырып, мондый юллар белән кеше башын бутарга ярамый. Дөрес, соңыннан журналист белән артист шалтыратышып аңлашкан.
Бу хәлләрне ул, тәфсилләп, сторисларында сөйләгән.
- Арбитраж – икътисади термин, ул – бәя аермасында табыш, дигән сүз. Мисал өчен, сез курс түбәнрәк бер фонд биржасында акцияләр сатып аласыз да, курс югарырак булганында сатасыз. Сезнең табыш – сатып алу һәм сату арасындагы аерма.
«Әнвәр Нургалиевның егетләре акчаларының ничә процентка артканын күрсәтеп бара. Алар инде барып чыкмаса да, «без эшләдек, без булдырдык» дип күрсәтәчәкләр. Икенчедән, андый юллар белән акча эшләү югары керемле булса да, аның рисклары да шуның кадәр. Ягъни, син бер көндә 50 мең акча эшләргә мөмкинсең. Тик икенче көнне ул акчалар синнән 150 мең сум күләмендә «чыгып очарга» мөмкин. Ут белән уйнау. Сүз дә юк, тәртибен белеп, бөтен акчаларын берьюлы кертмичә, тигезләп бара торган кешеләр дә бар. Ләкин аның белән бөтен кеше дә шөгыльләнә алмый.
Арбитраждан акча килмәгәндә, хәлләр мөшкелрәк булганда, Әнвәр Нургалиевның язылучылары, фанатлары кызыксынып булса да язылырга мөмкин аларга. Һәрберсеннән 5, 3 яки 2 мең сум гына җыйсалар да, фатир арендалап, телефон кочаклап ятарга була.
Алар әле ахырдан: «Без реклама гына куйдык. Үз өстебезгә җаваплылылык алмыйбыз, дип әйттек. Акчаларыгыз янды, ләкин без сезгә барысы да әйбәт булачак дип гарантия бирмәдек», дип тә әйтергә мөмкиннәр», – дип сөйли Альберт Шакиров.
Әлеге сторисларыннан соң озак та көттермичә, Альберт Шакировка тәнкыйтьләнүчедән шалтырату килеп ирешкән.
Журналист белән артист шактый киеренке тонда сөйләшкәннәр булса кирәк. «Әле генә Әнвәр Нургалиев белән бик каты итеп сөйләшеп, кемнең нинди фикердә икәнлеген ачыкладык. Кайсы сүзнең нәрсә аңлатканын сүтеп җыйдык. Дискуссия көчле булды», – дип яза ул сторисларында.
Альберт Шакиров бу хакта видео да төшергән.
«Әнвәр Нургалиев белән 35 минуттан артык сөйләшеп алдык. Төгәлрәк әйтсәк, әңгәмәнең беренче 15 минуты гына киеренке рухта барды. Чөнки без – бер-беребез белән таныш кешеләр түгел. Шуңа күрә психологик яктан бер-береңне «капшап карау», холкың нинди икәнне өйрәнү шулай катырак сүзләр белән дә барырга мөмкин. Монысы гаеп итә торган әйбер түгел.
Иң мөһиме – сөйләшү булды, һәм без бер- беребезне аңладык. Алга таба әңгәмә башкачарак рухта дәвам итте.
Дәгъваларга килсәк, «кайда монда егетлек, кайда ирлек, бу – оятсызлык» дигән сүзләр Әнвәрнең күңеленә тигән һәм аны миңа шалтыратырга этәргән.
Артист кеше өчен исеме – кадерле әйбер булып тора. Алар – үз брендларын гомер буе булдыра торган кешеләр. Шуңа да исеме тирәсендә аның ише сүзләр әйләнү кешенең күңеленә тияргә мөмкин.
Ни өчен мондый сүзләр кулланылганы минем тарафтан җиткерелде. Шундый күп язылучылары, җанатарлары булган килеш, халык артистының сәхифәсендә шундый эчтәлектәге мәгълүмат – реклама урнаштырылуы дөрес түгел дип санавымны һәм бу уемнан кире кайтмаячагымны әйттем.
Әнвәр Нургалиевның ул видеосында 2 телдә язылган тасвирлама бар. «Мин үзем дә бу тема белән кызыксынам. Элекке заман кешесе булсам да, андый әйберләргә сак карасам да, чыннан да акча эшләп булганны күреп торам һәм улым белән горурланам», – дип тә язган иде.
Минем өчен бу текст финанс пирамидасына чакыручылар текстын хәтерләтте. Алар телендә: «Мин акча эшләп булганга ышанмый идем, «һавадан» да акча эшләп була икән. Менә нәтиҗәләре», – ише сүзләр бик еш очрый. Әнвәр Нургалиев та монда, бормалап-бормалап, «мин дә кызыксынам, улым да эшли» дип, җайлы гына реклама ясап куйган. Һәрхәлдә үзе алай уйламый. «Егетләр, миңа рекламасы өчен күпмесе була? Ярар, бик әйбәт, менә сезгә сәхифәм, язылучыларым. Үзегез карагыз», – дигән дә – бетте. Шуның белән шыпырт кына елмаеп йөри.
Әнвәр минем бу уйларымны кире какты. Аның сүзләренчә, анда ничек язылган, ул шул ук фикердә. «Шушы арбитраж дигән ысул белән нәтиҗәле акча эшләп булганына ышанам. Әлегә база белемем генә бар. Бәлкем, кайчан да булса, тирәнтен өйрәнүгә дә барып җитәрмен», – дип әйтте. «Финанс пирамидасы кебек кеше җыеп йөри торган әйберләр булса, мин улыма монда эшләргә ирек бирмәс идем. Чөнки ул – минем дәвамым, нәселем», – диде.
Без Әнвәр белән сөйләштек, аңлаштык. Һәм мин мондый сөйләшү килеп чыгу белән бик канәгать.
Мин аңа бу видеоны кертергә тәкъдим иттем. Әгәр Әнвәр миңа: «Нәрсә теләсәм, шуны куям, ә син кысылып йөрмә минем эшкә», – дип әйтсә, мин бу видеоларны яздырмаган булыр идем.
Шулай да, саубуллашканда, һәрберебез үз фикерендә калып саубуллаштык. Эмоциональ сүзләрнең нигә әйтелгәнен ачыкладык. Тик әңгәмәнең асылына килгәндә, һәрберебез үз фикерендә калды. Мин, элеккечә, бу темага тискәре карыйм, һәр кеше акча эшли ала, дигән әйбер белән килешмим.
Әнвәрнең дә фикере барыгызга да мәгълүм. Шул видеолардагыча «акыл белән тотынганда, акча эшләп була. Ә егетләр башкаларга да булышалар» дигән уңай фикердә ул. Мин исә аңа үземнең шигемне җиткердем. Бу өлкәдә берәр канун чыгып, бүтәнчәрәк сөйләнә башласалар, бу теманы зур аудиториягә яктырткан кеше буларак, Әнвәр Нургалиевның исеменә яхшы ук тап төшәргә мөмкин.
Әнвәрдән шулай ук егетләрчә тәкъдим булды. Әгәр дә вакытлар узу белән шикле схемалар, кешене ялгыш юлга алып керә торган урыннары күрсә, Әнвәр шулай ук бу турыда үз сәхифәсендә ачыктан-ачык әйтәчәк һәм «бу – сезгә кирәкми» дигән фикер җиткерәчәк. Бу – аның тәкъдиме, һәм мин аңа ышану яклы. Ни өчен ышану яклы? Чөнки ул мине үзе эзләп табып, аңлашырга тәкъдим итте. Гәрчә 100 меңлек аудиториясе, җанатарлар армиясе була торып, ул «мин – кем!» дип, сторисларына язып та утыра алган булыр иде. Башкалар тарафыннан андый тәҗрибә булды инде. Шул рәвешле Әнвәр үз сүзенең бәясен белеп эш итә торган кеше икәнлеген раслады. Андый кешеләр дә бар икән әле.
Бу темага фикерләребез капма-каршы булса да, тормышка карашларыбыз уртак булу сәбәпле, үпкәләшмичә саубуллаштык. Биргән вәгъдәләр калды, әлбәттә. Ә инде калганын вакыт күрсәтер. Мондый темалар, кешеләрне затлы тормышка кызыктырып яшәү сәләте күпмегә кадәр барыр икән... Анысы киләчәктә күренер. Болар барысы да – югары риск булган өлкәләр.
Шушында нокта куябыз», – дип сөйләгән Альберт Шакиров.