news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Альберт Нурминский туган ягы Балтачта ун миллион сумга мото-сабантуй үткәрәчәк

Әлеге чара 18-19 июль көнне узачак. Кунаклардан Фирдүс Тямаев, Лейна, Марат Яруллин, Ванфи, Beku, The Kam көтелә.

news_top
Альберт Нурминский туган ягы Балтачта ун миллион сумга мото-сабантуй үткәрәчәк
Фотоны Альберт Нурминский тәкъдим итте.

«Социаль челтәремә афишаны куйгач, бөтен Рәсәйдән мотоярышта катнашырга теләк белдерүчеләр күп булды. Алар 1 көн өчен генә килеп йөрмәсен дип, без чараны 2 көн үткәрергә булдык. Безнең районда кунакханәләр бик күп түгел, шуңа без, ерактан килгән кунакларга уңайлы шартлар булдыру максатыннан, төн чыгу өчен палаткалар да бирәчәкбез», – диде Альберт Нурминский.

Фото: © Альберт Нурминскийның шәхси архивыннан

«Урман Балтач» фестиваленең программасында мотоярышлар, «текә» артистлар белән концерт, татар блогерлары белән очрашу, авто- һәм мото-шоу, дрифт-шоу, мотоциклларда рыцарьләр турниры, үзенчәлекле милли уеннар көтелә. Шулай ук Сабантуйда ретро машиналар күргәзмәсе, балалар өчен мәйданчыклар, татар милли ризыклары һәм тагын бик күп күңел ачу чаралары булачак.

– Без бу фестивальдә берничә куянны бергә тотабыз: яшьләрне дөрес юлга бастырабыз, тәрбиялибез һәм районыбызда туризмны арттырабыз. Әлеге чараны уздырырга безгә район халкы, администрациябез, дусларыбыз да ярдәм итә. Призлар фонды 500 меңнән артып китте, бәйрәм мото стильдә булгач, бүләкләр арасында кыйммәтле экипировкалар, мотошлемнар, маскалар һәм әле хәтта телевизор да, шулай ук акчалы призлар да бар. Мотоярышларда җиңүчеләр 3 кенә түгел, ә 10 булачак. Шушы калган 7 кешегә махсус «Я здесь был, и я смог» дигән зур, кыйммәтле медальләр биреләчәк, шулай ук зур, детальләренә кадәр уйланып бизәлгән кубоклар да булачак. Ә гомумән алганда, фестивальне уздыру безгә 10 миллионга төшә.

Мотоярышлар үткәрү өчен, без кырда стадион һәм урман эчендә трасса булдырабыз. Стадион зиг-заг формасында якынча 3 километр озынлыкта була, анда ташлар, трамплиннар, покрышкалар, бүрәнәләр дә булачак, – дип сөйләде фестивальнең оештыручысы.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 июль 2025
    Исемсез
    Бер ай элек Балтачта мотоциклчылар бер табибны кыйнаганнар, хастаханәгә эләккән. Андагы матай егетләренең яртысы исерек йә правасыз йөри
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар