Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Татардан башкорт булганы өчен инде» - Альберт Исмаилга бүләк биргәннәр

Татардан башкортка әйләнгән Альберт Исмаил Башкортстан Республикасы хөкүмәтенең рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

news_top_970_100
«Татардан башкорт булганы өчен инде» - Альберт Исмаилга бүләк биргәннәр
"Татар-информ" архивы

Берничә ел элек җырчы, рокер Альберт Исмаилның Башкортстан телеканалында үзен башкорт дип атавы зур шау-шу купатарган иде. Ә берничә көн элек ул үзенең инстаграм сәхифәсендә Башкортстан Республикасы Башлыгы имзалаган рәхмәт хаты фотосын урнаштырган. Бу уңайдан тарихчылар фикерен белештек.

Тарих фәннәре кандидаты, политолог, Бөтендөнья татар яшьләре форумы әгъзасы Илнар Гарифуллин:

Татардан башкорт булганы өчен инде, тагын нәрсә өчен булсын бу рәхмәт хаты. Башкорт пропагандистлары аны бер символ буларак кулланалар. Элек ул — татар, милли җанлы җырчы иде. Аны Башкортстанга алып килеп, төньяк-көнбатыш «башкортлары» төркеме лидерларының берсе итеп утыртып куйдылар. Минемчә, андый төркем юк. Шуңа күрә Радий Хәбиров исмененнән аңа шундый рәхмәт хаты тапшырдылар.

Ул җирдә йөрүче башкорт пропагандистлары арасында төпле халык юк. Алар арасында чын башкортлар төньяк-көнбатыш районннардан. Альберт Исмаил — шул яклардан чыккан һәм башкорт пропагандистларының төркеменә эшләүче бердәнбер кеше. Ул татарлар арасыннан бердәнбер, калганнарының берсе дә бу яктан чыкмаган, шуңа күрә аңа зур игътибар бирәләр. Анда йөрүчеләр арасында калганнары бөтенесе дә чын башкортлар: Юлдаш Йосыпов, Азат Бердин, Хәмидуллин, Асылгужин. Алар бөтенесе дә чын башкортлар.

Татарстанда моңа бик кырыйдан гына карыйлар. Дәүләт программасын һәм аерым кеше фикерләрен бутамаска тырышалар. Башкортстанның дәүләт сәясәте турыдан-туры татарларны башкортларштыру максатын куя. Альберт Исмаил кебек кешеләргә бик хөрмәт итеп, акча, грамоталар биреп ярдәм итәләр. Безгә, минемчә, бу беркатлылыгыбызны бетерергә кирәк, — ди Илнар Гарифуллин.

Этнограф, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков:

Башкортстан хөкүмәтенең нинди бүләкләр бирүе безгә кагылмый. Мин моңа пассив карыйм. Кешенең шәхси эше, милләтен алмаштырырга тели икән, алмаштыра ала. Конституция нормасы, бу аның шәхси эше.

Альберт Исмаилга рәхмәт хаты башкортка әйләнгән өчен бирелгәнме икәнен белү өчен, үзенә шалтыраттык:

Бу нинди тупас кыланмыш?! Шуның өчен президент бүләк бирәме инде? Сез оятсыз кыланасыз. Сезнең дорфа бирелгән сорауга мин нәрсәгә җавап бирергә тиеш? — диде ул. (Альберт Исмаил «президент» дип әйтте, чынлыкта рәхмәт хатын Башкортстанның Башлыгы бирде — редакция)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100