Альберт Исмаил Туймазыга киткән: Казанда сәнгатькә урын юк!
Исмаил Казаннан киткән. Биредә сәнгатькә урын юк, дип сөйләде Интертат хәбәрчесенә. Хәзер ул Туймазыда яши. Анда аның 6 яшьлек улы да бар. Нәкъ алты ел элек, улы туар алдыннан Исмаил Төркиягә күченеп киткән була һәм 1 ел улы белән күрешмичә яши...
- Исмаил, син кайда хәзер?
- Туймазыда. Узган ел ноябрь аенда күчендем.
- Казаннан китүнең сәбәбе нидә?
- 22 ел яшәдем, җитте. Казанда сәнгатькә урын юк!
- Туймазыда нәрсә белән шөгыльләнәсең?
- Шулай ук музыка белән шөгыльләнәм. Студия ачтым.
- Берничә ел элек, син "балам туарга тора, ләкин миңа ул шәһәрдән күченеп китергә туры килде. Күрә алмый калдым" дип өзгәләнгән идең...
- Әйе, ул вакытта мин Төркиягә эшләргә киткән идем. Сүз уңаеннан, бүген аның туган көне, 6 яшь. Бергәләп котларга җыенабыз.
- Улыңны яратасыңмы?
- Әлбәттә!