Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альберт Фәтхи: «Татарларның килүе башкортлар арасында грамоталылык үсүенә йогынты ясады»

«Казан утлары» журналының 1968 елгы февраль санында әдәбият белгече Альберт Фәтхи татар-башкорт мөнәсәбәтләре турында язган, шулай ук Әхнәф Харисовның башкортлар турында язган китабына да анализ ясаган.

news_top_970_100
Альберт Фәтхи: «Татарларның килүе башкортлар арасында грамоталылык үсүенә йогынты ясады»
Салават Камалетдинов

Һәркемгә мәгълүм булганча, татар һәм башкорт халыклары нәсел-ыруглары белән бик якыннар. Шуңа күрә тел галимнәре, төрки телләрне нәсел-ыруг ягыннан төркемләгәндә, боларның икесен дә кыпчак-болгар төркемчәсенә кертеп йөртәләр. Бу ике тел, бер-берсенә бик якын булуы белән, башка кыпчаклардан (казакъ, каракалпак, нугай, кумыклар) һәм башка болгарлардан (чувашлардан) да аерылып тора, практик тормышта исә тәрҗемәсез-нисез аңлашу тәэмин ителә. Бу якынлык телдә генә түгел, билгеле бер дәрәҗәдә фольклор һәм гадәт-йолаларда да күзәтелә. Әмма менә бу табигый стихияләрдәге берлек, кардәшлекне, уртаклыкны иҗтимагый күренеш булган мәгърифәт, китап әдәбияты һәм язма әдәби телгә карата механик рәвештә күчереп карарга ярамый. Сөйләшү телендәге уртаклык йогынтыдан түгел, тумыштан, нәселдән килсә, мәгърифәт һәм язма әдәбиятның торышы исә һәр халыкның үзенә генә хас иҗтимагый үсеш, иҗтимагый эшчәнлек дәрәҗәсе белән билгеләнә. Башка факторлар – территориаль якынлык, политик язмышта бердәмлек булу, иҗтимагый-экономик мөнәсәбәтләр туры килгәндә генә, әлеге табигый якынлык иҗтимагый якынлык булып реальләшә ала. Хәтта үзе үк моңа актив йогынты ясый, тизләтә торган фактор ролен уйнарга мөмкин. Татар һәм башкорт халыкларының җиде-сигез гасырлык тарихы – табигый якынлыкның иҗтимагый якынлык булып реальләшү юнәлешендә үсә килү тарихы ул.

XVI гасыр уртасын һәр ике халык иҗтимагый һәм культура үсеше икесенеке ике төрле булган хәлдә каршы ала. Аларның Россия дәүләте составына керүләре дә үзгә формада бара. Казан ханлыгы Мәскәү дәүләте кул астына кереп, илдә татарларны экономик кысрыклау, дини җәберләүләр башлангач, татар халкы, төркем-төркем булып, үзенең төп ватанын ташлап, башка җирләргә – көнчыгышка таба күчеп утырырырга, башкорт туганнары арасына сыенырга мәҗбүр була. Баштарак, ак патшаның «киң күңеллелеге» аркасында, башкорт ыругларына зур-зур итеп җирләр бүлеп бирелеп, документлар белән беркетеп куелганлыктан, җир мәсьәләләрендә дә иркенлек сизелә, һәм күчеп килгән татарларны кабул итүдә әллә ни каршылык булмый. Әмма колониаль властьларның йогынтысы торган саен көчәя бара, җирле, төп халыкның хокукы кысылу күчеп килүчеләргә дә, татар һәм башкортларның иҗтимагый-экономик мөнәсәбәтләренә дә эз салмый калмый. «Кара сакалың кая барсаң да калмый» торган булып чыга. Колониаль властьлар «качак» татарларны (документларда алар шулай исемләнә) кабул итмәскә, куып җибәрергә указлар чыгаралар. Чөнки аларны, меңәрләп-меңәрләп качу аркасында, Казан ягында хөкүмәткә ясак түләүчеләрнең саны бик тә кимүе борчый. Шулай да татарларның күбесе төпләнеп кала. Моның исә татарлар өчен генә түгел, җирле башкортлар өчен дә йогынтысы була. Элегрәк башкорт ыруглары, күчмә тормышта көн итеп, мал асрау белән генә шөгыльләнсәләр, хәзер инде алар утрак тормышка күчә башлыйлар, игенчелек белән шөгыльләнергә тотыналар. Хужалыктагы менә бу җитди үзгәрешләр нәтиҗәсендә, көнбатыш башкортлары арасында патриархаль-ыруглык гадәт-йолалары зәгыйфьләнү, кимүгә таба юл ала, рухи тормышка да яңа сыйфатлар керә бара. Татарның башкорт һәм Башкортстан белән мөнәсәбәте Казан ягының ясаклы крестьяннар катлавы белән генә түгел, өстен, изүче сыйныфлар — «йомышлы татар»лардан булган мирзалар аша да гамәлгә ашырыла. Мирзалар, Мәскәү колониаль властеның агенты буларак, башкорт белән идарә итү, администрация йомышларын үтиләр, тылмач, писарь, шымчы, гаскәри отряд башлыклары булып эшлиләр, хезмәтләренә күрә, зур титул, байлык һәм жир казаналар. Мондый кешеләрне, «башкорт илкәйләрен утка тотып яурының алтынлаган», ягъни иңенә генераллыкның алтын погонын таккан гаскәри Тәфкилев ише канечкеч түрәләрне, башкорт халкы үзенең җырында да ләгънәтләде.

Татарларның сыйныф-сословие һәм этника ягыннан төрлелегенә бәйле рәвештә, Башкортстанга килеп чыгу мотивларында да, төпләнеп китү, административ-сословие ягыннан теркәлү формаларында да төрлелек бар. Башкортстанга мишәрләрнең күпчелеге патша хөкүмәте тарафыннан XVII гасырның урталарында Иделнең уң ягы –Тау ягындагы төрле төбәкләрдән китерелә. Һәм, күз-колак бyлу, шымчылык итү, кораллы кузгалышлар була калганда тизрәк бастыру өчен, башкорт авыллары арасына утыртыла. Бервакыт патша хөкүмәте башкорт старшиналары янына, секретарь итеп, мәжбүри рәвештә мишәрләрне куя, чөнки соңгыларына, язу-сызу эшләре белән бергә, шымчылык итү бурычлары да йөкләнә. Менә монда инде патша хөкүмәтенең өч этник төркемнең (башкорт, Казан татары, мишәр) үзгәлегеннән, үзгәрәк тарих кичерүеннән, иҗтимагый психологияләрендәге аерымлыклардан үзенең политикасы өчен файдалануы, берсен икенчесенә каршы котыртуы күренә. Ике бертуган халыкның – татарның һәм башкортның – үзара мөнәсәбәтләренә, якынаюына һәм туганлашуына каршы төрлечә тоткарлык ясала. Мәсәлән, 1736 елның февралендә чыгарылган Указ буенча, башкорт белән татарның бер-берсе белән никахка керүенә каршы киртә корыла, яшьләр губернатор рөхсәте белән генә, бер яхшы ат биргән очракта гына гаилә кора алган. Өч этник төркем арасында төрле яклап иң күп зыян күргәне, иң изелгәне Казан татарлары булган. Иҗтимагый шартлар аларны хәтта үзенең төп этнонимын (этник исемен) югалткан формада төпләнергә, башка атама белән рәсми теркәлергә мәҗбүр итә. «Типтәр» дигән административ-сословие термины белән йөртелгән катлауларга күчеп килгән халыклар, башлыча Казан татарлары белән бергә чуваш, мари, удмурт, мордвалар һәм өлешчә башкортлар, мишәрләр дә кереп китә, һәм монда барган этник процесслар нәтиҗәсендә, XIX гасыр урталарыннан башлап, инде «типтәр» дигән атама Башкортстан татарларын гына белдерә.

Татар белән башкортны бер-берсеннән аерып тотар һәм үзара ызгыштырыр өчен, патша хөкүмәте нинди генә чаралар куллануга да карамастан, уртак тарихи-иҗтимагый язмыш, бер үк политик режимда көн кичерү аларны торган саен якынайтты, тигезәйтте, бердәм иҗтимагый омтылышлы итте. Безне, әлбәттә, бу иҗтимагый шартларның рухи культурага ясаган йогынтысы кызыксындыра. Көнбатыш башкорт ыругларының утрак тормышка күчүe мәгърифәт, язма әдәбият белән шөгыльләнергә уңайлы шартлар тудыра. Казан ягыннан зур әдәби-мәгънәви байлык алып килгән татар укымышлылары-абызлар башкортлар арасында төрле юнәлештә мәгърифәт эшчәнлеге җәелдереп җибәрәләр.

«Татарларның килеп утыруы башкортлар арасында грамоталылыкның үсүенә йогынты ясады», – дип тәкъдир итәләр хәзерге тарихчылар бу эшчәнлекне. «Башлап безнең кызларны хат язарга, «Йосыф – Зөләйха» әсәрен укып, егетләргә «китапча» гашыйк булырга бигрәк тә әнә шул Казан өйрәтте», – ди башкорт галиме Әхнәф Харисов («Башкорт халкының әдәби мирасы. XVIII–XIX гасырлар». Башкорт телендә. Уфа. 1965 ел).

XVII гасырларда ук татар абызлары, авылдан-авылга күчеп йөреп, башкорт балаларына әлифба танытканнар, аларны белем дөньясына тартканнар. Менә мондый укый-яза белгән кешеләрнең күбәя торуы исә, үз нәүбәтендә, борынгы әсәрләрнең яңа күчермәләрен эшләтү, элгәреге мирасны киңрәк тарату өчен дә, замандаш вакыйгаларны гәүдәләндерә торган яңа әсәрләр иҗат итәрлек каләм ияләренең тууы өчен дә киңрәк мөмкинлекләр биргән.

Татар әдәбиятының башкорт халкы белән багланышын өйрәнүнең кайбер моментларын карап үтик.

Татар әдәбиятының үсешенә өлеш керткән әдипләр, шагыйрьләр арасында нәселе-ыругы белән башкорт булганнары бар. Мондый хәл бигрәк тә XVIII гасырның II яртысында башланды һәм Октябрь революциясенә кадәр дәвам итеп килде. Башкорт милли әдәби теле 1917-1924 елларда гына төзелде һәм шул арада башкортча китап, газета, журналлар күренә башлады. Аңа хәтле башкорт халкы татар әдәбияты белән яшәде, җәмгыятьтәге язма тел ихтыяҗын да татар теле үтәп килде. Мәктәп һәм мәдрәсәләрдә дә, татарлар белән бергә, татаp телендә укыдылар. Башкортлар арасында бу гадәти бер хәл итеп кабул ителде. Моның тарихи-иҗтимагый сәбәпләре бар иде: «Бер яктан, гомуми милли үзаңның, үзеңне милләт итеп тану хисенең җитлекмәгән булуы һәм шуның өстенә, икенче яктан, татарча сөйләү, шулай ук әдәби теленең башкорт теленә якын, хәтта бөтен башкортларның өчтән бер өлешеннән дә күбрәге өчен асылда туган тел булуы башкорт шәкертләрендә, гомумән интеллигенция санында йөрүчеләрдә, татар мәдрәсә һәм мәктәпләрендәге укыту политикасы җитди ризасызлык тудырмады»,– дип яза Ә.Харисов.

Совет дәверендә милләт булып формалашкан, милли әдәбиятын төзегән башкорт халкы үзенең әдәби үткәненә ничек карарга тиеш? Аның мирасы бармы? Бу хакта соңгы ярты гасыр эчендә кайбер фикерләр әйтелгәләде. Бигрәк тә 20 нче елларда башкорт милли әдәбиятының беренче буын вәкилләре бу мәсьәләгә игътибар бирделәр.

Күренекле башкорт филологы Сәгыйт Мирасов XVII—XIX гасыр татар-башкорт язма әдәбиятының сыйнфый асылы хакында аеруча кызыклы тикшеренүләр ясады. Әмма вульгар социологик, догматик карашлар хакимлек иткәнлектән, башкорт халкы, гадәттә, Октябрьга кадәр язусыз, әдәбиятсыз булган халыклар исәбеннән, иҗтимагый үсеше белән примитив дәрәҗәдәге халыклар белән беррәттән йөртелде. Хәлбуки, бу – дөрес түгел иде. Алда ук әйтелгәнчә, башкортлар язулы һәм әдәбиятлы иде, татар телендәге әдәбиятка өлеш керткән үз вәкилләре дә бар иде, һәм татар телендәге әдәбиятны башкорт халкы тулысынча үз әдәбияты итеп таный иде.

Башкорт галимнәренең генеалогик моментларга, Урал төбәге әдәбиятының тематикасы, мотивлары, тел-стилендәге кайбер үзенчәлекләргә, бигрәк та бу үзенчәлекләрнең башкорт этникасының стихиясе белән бәйләнгәннәренә игътибар юнәлтүләре дә әһәмиятле, һәм бу, дөрес нигездә алып барылганда, фәнне яна күзәтүләр белән баетырга мөмкин. Әмма кайбер хезмәтләрдә башкортка гына хас булмаган һәм генетик яктан да башкорт белән генә бәйләнмәгән элементларны да башкортныкы итеп күрсәтергә тырышу тенденциясе сизелә. Мәсәлән, Ә.Харисов, татар шигыренең остасы Дәрдемәнд шигырендәге «шоңкар», «шоңкар чөю» кебек сүз һәм тәгъбирләр башкорт теле стихиясеннән килә, дип исәпли. «Шоңкар» – төрки телләр арасында, бигрәк тә башкорт теле өчен хас сүз, ә «шоңкар чөю» дип әйтүне фәкать башкорт авызыннан гына ишетергә мөмкин», – ди ул. Чынбарлыкта исә бу тәгъбир татар телендә дә бар һәм бик борынгы заманнан бирле килә. «Толпардан тояк калыр, шоңкардан кыяк калыр»; «Ике шонкар талашса, бер каргага җим төшәр» дип, татар мәкальләрендә күп мәртәбәләр кабатланыла. Татар халкы һәм аның бабалары гомер буе утрак тормышта көн итсәләр дә, аларга сунарчылык ят булмаган.

Урал төбәгендәге татарча әдәбиятның, һичшиксез, башкортка нисбәтле специфик моментлары бар. Әмма әлегә ул үзенең фәнчә танып белүчесен, төрле яктан төпченә-төпченә тикшерүчесен көтеп ята. Моны тикшерү һәр ике халыкка да – татарга да, башкортка да – үзенең тарихи мирасын тану өчен кирәк, һәм бу аларга менә дигән итеп уртаклашып эшләр өчен киң бер мәйдан булып тора. Аянычка, кайбер галимнәрнең хезмәтләре, атап әйткәндә Ә.Харисовның китабы, бу изге теманы тагы да эшләүгә зур файда китерерлек хезмәт булмады. Шуна күрә аның фактларсыз, дәлилсез чыгарылган хөкемнәре коры дәгъва, декларация төсен ала.

Башкортстандагы иске кулъязма һәм басма әдәби комарткыларның бер мөһим үзенчәлеге шунда, алар, башкорт культурасына карау белән бергә, күп ягы белән татар культурасына да керә. Шуна күрә аларны бары тик башкорт яки, киресенчә, татар милке итеп кенә күрергә тырышу тарихи дөреслек белән бөтенләй исәпләшмәү булыр иде. Монда теге яки бу поэтик күренешнең ике халык культурасы өчен уртак булуын тану гына җитми әле. Әнә шул уртаклыкның характерын, аның асылын ачык күрә белергә дә кирәк. Чынлап та, Шәмсетдин Зәки – уртаклыкның бер күренеше, ә Мәҗит Гафури – бөтенләй башка күренеш. Гафури – үзенең әсәрләрендә башкорт белән татар ярлыларының зарлы тормышын, үз заманының прогрессив идеяләрен ихлас чагылдырганы өчен, ике халыкның уртак һәм бердәй якын язучысы. Димәк, Гафури үзенең иҗаты белән ике якны да – башкортны да, татарны да – берьюлы зәвыкландыра, рухи канәгатьләндерә алганы өчен уртак әдип. Шәмсетдин Зәки исә, элек аны күпме генә «Урал – Волга буйларының Фөзулие» дип йөртмәсеннәр, асылда бер якка да була алмаганы өчен, үзен бер халыкның да күңел җырчысы итеп күрсәтә алмаганы өчен, иске поэзиядә «уртак» күренеш. Мондый «уртаклык», билгеле, бертуган ике халык тормышын, гомумән, реаль дөньяны аңлаудан һәм аны чагылдырудан килми, ә шагыйрьнең иҗади аморфлыгыннан, үзара аралашып яшәгән башкорт белән татаpга аларның иҗтимагый тормышыннан, иҗтимагый фикер һәм теләкләреннән чыгып түгел, бәлки дин уртаклыгыннан чыгып, «гомуми мөселманлык» позициясеннән торып караудан килә.

XIX гасырда Волга – Урал буе «төрки»сендә таралган әдәбиятта да башкортларның өлеше бар. Монда да күп нәрсә уртак – ике әдәбиятның да мирасына карый. «Өлеш»не билгеләгәндә, уртаклыкны күрсәткәндә, монда да күренешләргә үз сыйфатларыннан чыгып якын килергә, аларга тарихи күзлектән карарга кирәк.

Менә монда ике нәрсәне аерырга кирәк: 1) мәсьәләнең принципиаль теоретик куелышы, фәнни критерий билгеләү; 2) шушы мәсьәләнең конкрет әдәби фактларда, күренешләрдә булуы.

«Уртаклыкның характеры» дигән әйбер, минем уйлавымча, тарихи-иҗтимагый төшенчә. Ягъни ике халыкның (башкортның һәм татарның) ничек итеп иҗтимагый якынаюын, икесенең дә өлеше кергән әдәби байлыклар иҗат итәрлек хәлгә килү тарихын ачу дигән сүз. Бердәм иҗтимагый-культура коллективына, кайсы этниканың активрак булуын, кайсысының социаль-этник психологиясенең үсүенә хезмәт итүен ачу дигән сүз.

Идел – Урал буе «төрки» теленә хәзерге татар теленең дә, башкорт теленең дә мөнәсәбәте бер үк төрле, тигез. Монда язма әдәби телгә үзгәреп, үсеп, баеп тора торган иҗтимагый-тарихи бер күренеш итеп карау җитми. Хәлбуки, бу язма тел татар халкының иҗтимагый үсеш ихтыяҗлары нәтиҗәсендә туды. Идел буе «төрки»се – билгеле бер дәвердә татар халкы сөйләшкән телнең лингвистик хасиятләрен чагылдыра. Әмма ул, культуралашкан язма әдәби тел буларак, берничә төрле стиль үзенчәлекләре алып, шушы ук халыкның катлаулы иҗтимагый-тарихи мөнәсәбәтләрен, иҗтимагый үсеш, аң-белем дәрәҗәсен дә чагылдыра. Шуның белән ул киңрәк социаль мәгънәгә ия һәм ниндидер анадан тума, бишектәге хәлендә калмаган, һәм бу телнең борынгы хатирәләрен тикшергәндә дә әнә шундый тарихи-иҗтимагый аң белән карый белергә кирәк. Автор менә шушы «төрки тел»гә башкортның да мөнәсәбәте татарныкы шикелле ук булуын, уртаклыкны «исбатлый», һәм, шушы телнең XIX гасыр урталарына хәтле Башкортстанда да кулланылуын күздә тотып, аның иҗтимагый функциясенең татарлар белән бәйләнешле булуын инкарь итәргә тырыша һәм татар теленең Башкортстандагы функциясен бары XIX гасыр урталарыннан гына башлый.

Ә.Харисов башкорт халкының да әдәби үткәнен бозып күрсәтә, һәм, нәтиҗәдә, башкорт укучысы тарихи дөреслекне танудан мәхрүм хәлдә кала. Иҗтимагый йөзе ниндидер абстракт «мөселман», «төрки» итеп кенә тәкъдим ителгән әдәби мирасны башкорт укучысының үзенеке итеп кабул итмәве һәм мондый китапның чыгуына ризасызлык белдерүе мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100