Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Албасты эзләргә галимнәр китә: «Ул диңгездән чыгарга мөмкин»

news_top_970_100
Албасты эзләргә галимнәр китә: «Ул диңгездән чыгарга мөмкин»

Шотландиядә су асты албастысы эзләү буенча иң масштаблы эзләүләр уздырырга җыеналар. Август ахырында Лох-Несс күленә бөтен дөньядан тикшеренүчеләр, галимнәр һәм мистик тарихлар яратучылар җыелачак. Оештыручылар үзләре белән алдынгы техника – беспилотниклар, гидрофоннар һәм махсус камералар алып киләчәк. Ни өчен Лох-Несс албастысын һаман да эзлиләр, һәм ул чынлыкта да булырга мөмкинме? «360» сайты бу турыда тәфсилләп яза.

Лох-Несс албастысын (аның Несси дигән матур кушаматы да бар) эзләү буенча бу экспедиция соңгы 50 ел эчендә чын-чынлап иң масштаблысы булачак. Ул 26-27 август көннәрендә уза. Оештыручылар, бик күп катнашучы һәм заманча техника булачак, дип вәгъдә итә.

Эзләүләрне Лох-Несс үзәге оештыра. Бу үзәк күлне күзәтеп тора һәм албастыны эзләү буенча Loch Ness Exploration дип аталган берләшмә тикшеренүчеләре белән берлектә, җирле туристик инфраструктура белән идарә итә. Моннан тыш, Шотландиягә ялгыз галимнәр, фантастика яратучылар һәм волонтерлар да киләчәк.

Оештыручылар әйтүенчә, аларның максаты – кимендә яңа буынны эзләүләргә илһамландыру, ә күп дигәндә – Нессины табу.

Галимнәр әлегә кадәр Лох-Несси албастысын эзләүдә файдаланылмаган бик күп җиһаз кулланырга планлаштыра. Мәсәлән, инфракызыл камералы алдынгы беспилотниклар. Аларны күл астына төшерәчәкләр һәм тепловизорлар белән аномалияләрне теркәп барачаклар. Шулай ук белгечләр күлне гидрофон белән дә өйрәнәчәк. Гидрофон – суны «тыңлый» торга җайланма, ул Несси тапшырырга мөмкин булган стандарт булмаган сигналларны ачыклый.

Лох-Несси албастысы турында риваятьләр каян барлыкка килгән?

Лох-Несси албастысы турында риваятьләр борынгы заманнарда ук барлыкка килгән. Риваятьләргә караганда, бу җан иясе турында мифны христиан эрасы башында Шотландияне үзләштерергә килгән Рим легионерлары беренче булып тарата. Борынгы кельтлар ташта төрле сурәтләр, шул исәптән болан, үгез, ат, тычкан рәсемнәре төшергән. Әмма алар арасында тагын бер сурәт була, соңрак ул аны Несси рәсеме дип саный башлыйлар. Римлылар ниндидер үзенчәлекле нәрсә белән очрашуларын аңлый һәм бу тарихны дөньяга тарата. Бүген галимнәр моны диңгез аты, дельфин һәм мифлардагы су аты – кэльпи булган дип саный.

Албастыны кәгазьдә беренче булып VI гасырда Колумб документлаштыра. Ул Лох-Несси күле буенда кешеләрне үтергән албастыны дога укып куып җибәрүе турында язып калдырган. Сүз уңаеннан, шуннан бирле Несси 1,5 мең ел дәвамында җирле халыкны борчымаган. Бу тарих бары тик 1933 елда гына кабат популярлаша башлый.

Күл буеннан узып барган сәяхәтчеләр җирле газетага «гаять зур аждаһа күрүләрен» сөйли. Янәсе, бу җан иясе аларның машинасы каршыннан ук юл аркылы чыккан һәм соңыннан күлгә кереп югалган. Нәкъ шушы мәкалә Лох-Несс албастысыннан чын мәгънәсендә йолдыз ясый да инде.

Шотландиягә журналистлар килә башлый, алар Нессины төшерергә тырыша. Аны тоткан өчен кемдер акча вәгъдә итә. Галимнәр дә бу серне чишәргә тели. Шуның белән беррәттән, бу тарих төрле риваятьләр һәм имеш-мимешләр белән тулылана: албастының эзләре һәм үзе төшерелгән фотолар һәм видеолар барлыкка килә башлый. Аларның күбесен шундук фаш итәләр, тик алар барыбер Лох-Несси албастысын популярлаштыруда үз эшен эшләп өлгерә.

Нессины табу омтылышы һәм галимнәр версиясе

Диңгез албастысының иң популяр чагында галимнәрнең дөреслекне ачыклау омтылышы да башлана. Иң зур экспедицияләрнең берсе 1972 елда була. Күлне эхолокацион һәм фотоҗиһазлар белән тикшерәләр. Нәтиҗәдә, белгечләр дөньяга гигант йөзгеч фотосын күрсәтә, һәм бу сенсация була.

Әмма фәнни берлек бу «ачышка» тәнкыйди карашта була: тонык суда төшерелгән аңлаешсыз фотоларны төрлечә аңлатырга була. Диңгез албастысын реалистик яктан аңлатуның төрле версияләре барлыкка килә башлый.

Үлгән динозавр

Иң популяр бер версия тарафдарлары Лох-Несси албастысын реликтив плезиозавр дип саный. Әмма 100 ел эчендә галимнәрне бу хайванның бер генә мәетен дә тапмавы бу версия файдасына түгел. Моннан тыш, плезиозаврлар җылы тропик диңгезләрдә яшәгән, шуңа күрә аларның Лох-Нессның салкын күлләрендә яши алуы икеле.

Еш кына галимнәр Несси феноменын кешеләрнең чынлап та нәрсәдер күрүе, тик моның бар кешегә дә билгеле булган башка хайваннар булу ихтималы белән дә аңлата. Мәсәлән, бу су коенучы филләр булган булырга мөмкин.

Гаять зур куыклар

Италия сейсмологы гадәти булмаган версия тәкъдим итә – бу күл төбендәге тектоник ярыкларга бәйле, дип әйтә ул. Күлдәге дулкыннар, шулай ук күл төбеннән күтәрелә торган гаять зур куыклар да моны раслый. Мондый процесслар ут ялкыны, зур хайваннар кычкыруына охшаган тавышлар, шулай ук бик көчле булмаган җир тетрәү китереп чыгарырга мөмкин һәм шушы күренешләрне еш кына албасты буларак кабул итәләр.

Бүрәнәләр

Тагын бер версия – Лох-Несс ярларында күпләп үсә торган Pinus silvestris шотланд наратының калкып чыккан бүрәнәләре. Бу теорияне инженер-электрик Роберт Крейг әйткән. Аның фикеренчә, бу агач артыгы белән сумалалы, шуның аркасында суга төшкән бүрәнәләр үзләрен гадәти булмаганча тотарга мөмкин.

Бу сер булып калачак

Ихтиолог, Биотехнологияләр һәм балык хуҗалыгы институты профессоры Юрий Симаков фикеренчә, Лох-Несс албастысы барлыгын раслап та, инкяр итеп тә булмый.

«Ниндидер җан иясе сакланып калган булырга мөмкин, дип әйтә алам, әмма без әле аның барлыгын белмибез. Тик ул әле табылмаган һәм нәрсәдер әйтү кыен», – диде ул.

Аның сүзләренчә, алдагы 2 көнлек эзләүләрнең сизелерлек нәтиҗә бирүе икеле. Хәтта бу җан иясе агач ботагы яки бүрәнә булса да, аның чыгып күренүе – сирәк күренеш. Озак вакытлы күзәтүләр кирәк. Моннан тыш, Несси күлгә диңгездән килергә мөмкин, шуңа күрә әлеге теорияне дә тикшерергә кирәк.

«Монда су асты экспедициясе оештырырга һәм диңгез белән элемтә юкмы икәнен карарга кирәк. Чөнки диңгез белән элемтә бар, дигән фараз бар, һәм бу албасты йөзеп чыгарга һәм шуңа Лох-Несс күлендә сирәк күренергә мөмкин. Башка төр эзләүләр була алмый. Әлегә бу бер табышмак булып кына кала», – диде Симаков.

Бишенче стакан вискидан соң...

Ихтиолог, биология фәннәре кандидаты Дмитрий Аршавский фикеренчә, бер җан иясен эзләү биологик яктан тәнкыйтькә дучар була алмый. Ә Лох-Несс күлендә зур хайваннар популяциясе яшәү турында сүз бармый.

«Беләсезме, шундый бер байка бар – «Әйтегез әле, Лох-Несс албастысы кайчан пәйда булачак? – Гадәттә, бишенче стакан вискидан соң», – диләр. Әгәр хайван зур икән, ә ул һичшиксез зур инде, димәк, ул анда берүзе генә яшәми. Алар берничә булырга, популяция булырга тиеш. Үлми торган популяция. Ул һәрхәлдә берничә йөз пар хайваннан торырга тиеш. Әгәр берничә йөз зур хайван Лох-Несс күлендә яши икән, аларны күргән булырлар иде инде. Ә анда бер генә хайван яши дию... болай гына әйткәндә, биологик яктан карасак – сафсата», – дип йомгаклады галим.

Пиар алымы

Биология фәннәре докторы, СПбГУның генетика һәм биотехнология кафедрасы профессоры Татьяна Матвеева, бу – риваять тә һәм яңа экспедиция дә туристларны җәлеп итү өчен кирәк, дип ышана.

«Минем гепотеза шундый: бу – тирә-яктагы торак пунктларда яшәүче кешеләргә пиар ясарга, туристлар җәлеп итәргә бик уңышлы алым. Кешеләр Лох-Несс албастысын табарга өметләнеп килсен өчен бу. Дөресен генә әйткәндә, мин техниканың яхшы сыйфатта кемнедер күзәтә алуын һәм моны фотога терки алуын күз алдына китермим», – диде ул.

Татьяна Матвеева сүзләре белән килешми мөмкин түгел. Эзләүләрне җирле туристик инфраструктура белән идарә итә торган оешма оештыруын да исәпкә алырга кирәк. Август экспедициясенең ни белән төгәлләнәчәген вакыт күрсәтер. Әмма бу эзләүләрнең Лох-Несс албастысы турындагы риваятькә яңа популярлык алып киләчәген төгәл әйтеп була. Алар җирле кунакханә хуҗаларына һәм Шотландиянең туристик бизнесына яңа керем дә алып киләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100