news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Албаниядә ял иткән дүрт Россия туристы саунада үлгән

Матбугат чаралары мәгълүматларына караганда, полиция аларны саунада кирәгеннән артык булуларын ачыклаган.

news_top
Албаниядә ял иткән дүрт Россия туристы саунада үлгән
https://pixabay.com/ru

Албания матбугат чаралары Керрет поселогында Gloria саунасында сәер рәвештә һәлак булган россия туристлары үлеменең нечкәлекләрен хәбәр итте. Һәлак булучыларны Мәскәү вакыты буенча 23 сәгать 20 минутта тапканнар. Полиция фикеренчә, үлем сәбәбе — тын бетү.

«Кичке сәгать 22.20 тирәсендә (23.20 Мәскәү вакыты буенча) Кавая районы Керрет авылындагы отель саунасында 4 Россия гражданы гәүдәсе табылган. Алар барысы да тыннары бетеп үлгәннәр», — дип хокук саклау органнарына сылтама белән perild.com басмасы яза.

Albaniandailynews.com порталы һәлак булучылар исемнәрен атаган. Алар: 58 яшьлек Наталья Буренкова, 60 яшьлек Сергей Буренков, 37 яшьлек Никита Белоусов һәм 31 яшьлек Екатерина Буренкова.

Басма мәгълүматларына караганда, полиция аларны саунада кирәгеннән артык булуларын ачыклаган. Хәзерге вакытта саунадагы вентиляциянең дөрес эшләве һәм һәлак булучыларның канында исерткеч эчемлекләр барлыгы тикшерелә. Отель хезмәткәрләре һәм калган Россия туристларыннан сорау алу дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар