Дамир белән Рабига гомер буе колхозда бил бөктеләр. Шулай да тормышлары күршеләренә караганда бераз гына алдарак булды. Дамир ат җикте. Атлы кеше абруйлы авылда. Бар эш ат көче белән башкарыла. Атың булса, тиресең түгелә, печәнең өелә, утының ихатага кайтарып куела. Шуңа да Дамирга гозер белән килүчеләр чутсыз булды. Әлбәттә, яхшылыгы өчен «ризалатырга» тырыштылар хуҗаны. Гел җигүле атка утырып йөргәч, буш арба калтыратып кайтканы булмады аның. Я берәр кочак яшел печән сала утырыр урынын йомшартып, я такта кисәкләре эләгә юл йөргәндә. Рабига да тырыш, һөнәрле хатын булды. Колхоз эшен эшләп кайтканнан соң да ял белмәде ул. Аларның аш бүлмәсенә терәтеп, палас суга торган станок җайлаштырылган иде. Әз генә буш вакыты булдымы, бил бөкрәйтеп, шул станок артына утыра иде хатын, сарык йоныннан эрләнгән җептән күз явын алырлык матур паласлар суга иде. Авыр хезмәт иде, әмма тирә-як авыллар чират тордылар палас суктырырга. Кияүгә китүче кызларга, өйләнгән егетләргә бер дигән бүләк ич. Хакын да яхшы түләделәр.
Алар ике малай үстерделәр, Алмаз белән Илназны. Кызлар белән чагыштырып булмый малайларны, алар һич тик тормыйлар, таштояк булалар. Кием җиткереп булмый аларга. Елан тиресе төсле сыдырылып кына төшә өсләреннән. Шуңа да Рабига бияләй, оекбаш бәйләсә, яңа әйбергә ямаулык салып куя торган иде. Бераз озаккарак чыдасыннар өчен.
Малайлар үскән чакта хафага салмадылар. Тиңдәшләренә ияреп, көннәр буе урамда уйнадылар. Буыннары ныгына башлагач, өй тирәсендә нык булыштылар. Әти-әнисе көне буе эштә йөргәч, малайлар терлекләрне карадылар, мичкә яктылар, су ташыдылар, хәтта бәрәңге пешереп куярга остардылар. Уку ягыннан әллә ни алдыра алмадылар анысы. Нәселдә булмады укыган кешеләр. Эшләп ашарлар, дип күңел юаттылар әти-әни.
Малайларның яшь аралары 1 ел гына иде. Бер-бер артлы армия хезмәтенә киттеләр. Ул заманнарда армиядән хатлар килә иде, сирәкләп, ата-аналарга, рәхмәт хатлары. Алмазы китеп ярты ел үтмәде, зур командиры Дамир белән Рабигага шундый егет үстергәннәре өчен рәхмәт сүзләре әйтеп озын хат язып салды. Илназның да командиры мактау тулы хат юллады. Имеш тә аларның кечесе чаңгы шуарга бик оста булып, әллә нинди шәһәрләргә барып, беренчелекне алып кайткан икән. «Мең ярым» булып, гел урам уртасыннан йөрделәр ул чакларда Дамир белән Рабига. Мәктәп директоры ул хатларны соратып алып, линейкада бар балалар каршында кычкырып укыды, шундый авылдашларыннан үрнәк алырга чакырды. Бар иде бәхетле көннәр...
Капка төбенә машина килеп туктаганы ишетелеп калды. Башын мендәргә терәп үз уйларына уралып яткан Рабига апа сискәнеп сикереп торды, пәрдә аша тышка күз салды. Илназы килеп туктаган шикелле. Аның машинасы шундый куе чия төсле. Тиз-тиз чәйнүккә су агызып газга утыртты Рабига, өстәлгә тегесен-монысын җыештырырга тотынды. Минут үттеме-юкмы, ишектә Илназ күренде. Катыргыларга тезелгән йомыркаларны чак күтәреп килеп керде ул. Аны саклык белән генә стена буена урнаштырды.
– Нигә ташыйсыңдыр инде, үзебезнең дә тавыклар күп, – дип карышкандай итте Рабига, улына яратып карап. Үзгәрде соңгы араларда Илназы. Яурыннары киңәйде, гәүдәсе калынайды, ишеккә яны белән генә үтә. Елмаюы гына шул ук.
– Бушлайга килә бит, сатарсың күрше-тирә әбиләргә, – диде Илназ бар тешләрен күрсәтеп. – Шуннан хәлләрең ничек, әни?
Чәй әзерләгән арада, Рабига буыннар сызлавына зарланып алды.
– Давай, шәһәр врачларына барып күрен син, – дип үгетләргә тотынды улы. – Бер төрле кәгазь сорамаслар, түләүле врачлар бар бит хәзер. Киләсе кайтканда белешеп кайтырмын мин. Әзерләнеп тор, акчасын үзем түләрмен...
Мондый яхшы сүзләрдән күңеле эреде әни кешенең. Әмма ризалыгын бирмәде.
– Кайда инде врачлар эзләп йөрергә? Өйне ничек ташлап чыгып китәсең? Тавыклары-үрдәкләре бар, бакча карыйсы. Абыең да ышанычлы түгел, я ут-фәлән төшерер яңылыш...
– Һаман бала урынына карыйсың шул күсәкне, – дип йөзен җыерды Илназ, – син юл куйган саен, ул ныграк азына гына...
– Алай димә, улым, ул – синең абыең. Ходай күңеленә салыр, акылына килер әле бер заман.
Илназ алып килгән күтәнәчләр белән, кара-каршы утырып, тәмләп чәй эчтеләр алар. Өстәл артында Илназ гаилә хәлләрен сөйләп алды. Хатыны Әлфирә элекке эшендә икән, базада завхоз, малайларын класс җитәкчесе «шуграк» дип әйтә, ди...
Чәй эчте дә Илназ китәргә ашыкты, тагын берничә авылга сугыласы бар икән. Затлы машина тузан туздырып китеп барды. Шуннан соң ишектә Алмазның башы күренде.
– Нәрсә, олактымы бизнесмен? Акча сугарга ашыгамы? – дип, өстәл артына килеп утырды.
– Нигә кереп күрешеп чыкмадың? Бер туганың ич ул синең, таш икән йөрәгең урынында, – дип ризасызлыгын белдерде Рабига улына.
– Андый кеше канын суырган кандалага кул бирмим мин, – диде тупас кына Алмаз. Чәй ясап, ялгызы чәй эчәргә утырды.
– Абау, үзең әллә кем булгач ни, – диде ана, өзгәләнеп.
– Нинди булсам да, кеше талап тамак туйдырмыйм, – дип сүз бирмәде Алмаз.
– Әллә тагын аракы исе килеп кала инде үзеңнән? Кайчан өлгердең, чыгып китеп йөрмәдең шикелле дә, – дип аптырашка калды Рабига улына карап. Теге чупырдатып чәен чөмерде дә чыгып китү ягын карады. Тагын урынына килеп терәлде Рабига, тагын уйлар тоткынлыгында калды.
Менә шулай бүгенге тормышы аның. Дамиры пенсиясен дә ала алмыйча гүр иясе булып куйды. Малайлар бер-бер артлы армиядән кайттылар. Олысы, Алмазы, кайтты да кәеф-сафа корырга тотынды. Бер җиргә урнашып озаклап эшләгәне булмады, гел уен-көлке, гел табын-кунак, мәҗлес кирәк булды аңа. Әйткәнне дә, үгетләгәнне дә аңламады. Менә һаман шундый тормышын дәвам итә. Иртән күзен тырнап ача да ничек баш төзәтү турында уйлый башлый. Авылда аның кебек бер өер карт егетләр, буйдак ирләр бар. Берсеннән берсенә йөреп баш төзәтәләр, күңел ачалар. Бармакка бармак сукмыйлар. Бер нәрсә дә кирәк түгел аларга: гаилә дә, хатын да, бала да. Акча бер «чүллигә» җитәрлек булса – алар канәгать. Артыгы артыннан кумыйлар. Шулай ята улы Рабиганың пенсия акчасына җан асрап. Ярый әле эчкелеккә кайдандыр үзе таба.
Илназы капма-каршысы булды абыйсының. Армиядән кайтуга ук күрше райондагы зур кошчылык комплексына эшкә урнашты. Таш булып ятты шунда. Эшләгән урыныннан кирпечтән салынган фатир бирделәр үзенә, бөтерчек кебек тырыш кызга өйләнде, малай үстерә. Авызына тәмәке, аракы ише нәрсәләрне кабып караганы юк. «Әни!» дип өзелеп тора, рәхмәт төшкере. Тик барыбер, барыбер...
Берничә ел элек авыл халкын мәдрәсә тәмамлап кайткан авылдашлары дингә өнди башлаган иде. Хикмәти Хода, сусаган булган икән авыл халкы хак сүзләргә. Дәррәү мәчеттә оештырылган укуларга йөри башладылар. Намазга бастылар, сүрәләр ятладылар, изге китаплар укыдылар. Рабига да тиңдәшләре белән укуларга йөри башлады, Китап сүзләрен күңеленә сеңдерде. Дөрес яшәмәгәннәр икән алар вакытында, гөнаһка чумганнар баштанаяк. Калган гомердә бераз гына киметәсе килә иде аның гөнаһларын, хәлдән килгән кадәр чистарынасы. Бар күңелен Аллаһка юнәлтте ул соңгы араларда, фарызларга тартылды.
Вәгазьләр тыңлап, дини китаплар укып күзләре ачыла төшкәч, төрлесен уйлады ул. Менә Алмазы шул юлда йөрүен дәвам итсә, ни хәлдә барып басар Тәңре каршына? Ә монда бит ананың да гаебе бар. Тезләнеп дигәндәй, күз яшьләре белән юынып ялварды ана улына күп тапкырлар.
– Айны, акылыңа кил, адәмчә яшә, – дип ялынды.
Тыңлап утырганнан соң:
– Ярар, ярар, – дип ризалашкандай була Алмазы. Берничә көн шым гына, мулла песие төсле йөреп ала. Аннан соң тагын кереп чума башы-аягы белән шул агуга. Оныта бар әйткән сүзләрне.
Илназы ул яктан кайгы китерми. Әмма дә ләкин акча дип акылын югалткан инде. Комплекстан күпләп йомыркалар алып чыгу юлын тапкан. Шул хәрәм тауарларын бар авыл-районнарга таратып сата, акча туплый. «Ике катлы өй салам» дип хыяллана, «чит илләргә сәяхәт» дип авыз суларын корыта. Боларына каршы түгел Рабига, әмма хәрәм ашамасын иде бала, үзе эшләп тапсын иде малларны. Ул чакта кем нәрсә әйтер иде аңа? Бу турыда ничә тапкырлар улын каршына утыртып аңлатырга тырышып караганы булды Рабиганың. Көлеп кенә куя Илназы, кулын селти.
– Хәзерге заманда барысы да шулай яши. Көчленеке замана. Мине кем эшләми дип әйтер? Көн-төн белән исәпләшмәстән чабам мин. Эшләп табам. Кемнеңдер кесәсенә кермим, ә хөкүмәт – безнеке. Минем ишеләр санап беткесез комплекста, – дип кенә җибәрә.
Ике ул үстерде Рабига, икесе – ике холыклы. Аның газизләре бит. Бармакның кайсысын тешләсәң дә авырта...