«Аларны төрмәгә утырту миңа улымны кире кайтармаячак»
Татарстан Югары суды «Тукаевские» оешкан җинаятьчел төркеме катнашучыларына хөкем карарын игълан итте. Процесс башланганнан соң 2 ел узгач, суд аларны катгый режимлы колониягә хөкем итү турында карар чыгарды. Җинаятьчел төркемендә катнашучылар 114 елга колониягә озатылды.

«Алар улымны җирләгәндә көлешеп тордылар, ә бит мәктәп эскәмиясеннән таныш иделәр»
Татарстан Югары суды «Тукаевские» оешкан җинаятьчел төркемендә катнашучылар эше буенча хөкем карары чыгарды. Барлыгы 7 гаепләнүче 114 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Банданың фаразланган лидеры Геннадий Кириловны суд 24 елга катгый режимлы колониягә хөкем итте.
Әлеге оешкан җинаятьчел төркем эше буенча суд 2 ел бара, бу вакыт эчендә гаепләнүчеләрнең күбесе тикшерү изоляторында кала, суд карары буенча СИЗОдагы 1 көн колониядәге 1 көн итеп саналачак. Ягъни аларның җәза срогыннан СИЗОда уздырган 2 елны алачаклар.
«Менә инде 23 ел минем улым юк. Ул үлгәннән соң, аның 7 яшьлек кызы калды, хәзер аңа инде 30. Безнең акчабыз юк иде, туендыручыбыз булмагач, очны очка көчкә ялгап бардык, ә алар «типтереп» яшәде. Мин аларның Робертны җирләгәндә ничек көлгәннәрен хәтерлим. Бер читтәрәк басып тордылар һәм көлештеләр. Ә бит мәктәп эскәмиясеннән таныш иделәр, гаилә дуслары иделәр. Мин аларны утыртуларын теләмим, инде бернәрсә дә теләмим. Беркемгә дә улын югалту кебек язмыш теләмим», – дип сөйләде үтерелгән Роберт Әюповның әнисе Мәрзия Әюпова.

Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гумиров
Оешкан җинаятьчел төркемдәге барлык катнашучыларга аларның маддәләре буенча максималь җәза сроклары бирелде. Прокурор 24,5 ел ирегеннән мәхрүм итүне сораган Кириловка 24 ел бирелде. Калганнарга килгәндә, суд, аларның кылынган җинаятьләрдә гаепләре исбатланган, дип, карар чыгарды. Айрат Әюпов – 19 елга, Илнур Кыямов – 17 елга, Рөстәм Шәрәфетдинов – 15 елга, Александр Марфин – 14 елга, Айрат Абдрахманов – 12 елга, Альберт Казаков 13 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Моннан тыш, алар үлгәннәрнең гаиләләренә 5 млн сум түләргә тиеш булачак.
«Мин гуманлы суд көттем. Журналистларга ачыктан-ачык белдерәм, бүген минем белән бергә хөкем ителгән кешеләрне белмим. Мин бу җинаятьләрне кылмадым, һәм мин көрәшәчәкмен!» – дип мөрәҗәгать итте журналистларга Илнур Кыямов.
Хөкем ителүчеләрнең һәм аларның якыннарының позициясе хөкем карарыннан соң да шул ук калды. «Хөкем карары гадел түгел, гаепләнүчеләр гаепсез», – диде алар.
«Минем улыма яла ягалар. Үтерелгән Роберт Әюповның машинасында аның бармак эзләре табыла, чөнки ул тонировкачы булып эшләде һәм бу машинага тонировка ясаган иде. Мин 4 ел газапландым, адвокатларга түләдем, улым газап чигә, гаиләсе газап чигә, аның 2 баласы бар – әйбәтләп укый алмыйлар. Чөнки суд – гаделсез. Чит илдә булсалар, барысы да башкача булыр иде. Моңа күпме түзеп була?! Аңа каршы күрсәтмәләрне тикшерүчеләр куркыткан наркоман хатын бирде», – дип сөйли судтан соң Илнур Кыямовның әтисе.
Кыямовның туганнары журналистларга хөкем карарына шикаять бирергә ниятләүләре турында әйтте.
«Машинада аның бармак эзләре ул аны тонировкалаганда кала! Ул тонировщик булып эшләде. Эшне ябу өчен аңа яла яктылар, ни өчен суд гаделлек эзләми?» – дип сөйләде Кыямовның әтисе.

Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гумиров
«Хөкем карары миңа улымны кире кайтармаячак»
Тикшерү версиясе буенча, хөкем ителгән «Тукаевские» бандасы – шул ук исемдәге төркемнең бер өлеше. 20 ел элек алар Казанда хакимият өчен көрәшә. Бу утырышта аларны берничә үтерүдә, шул исәптән дошманның «Перваки» төркеме лидеры Роберт Әюповны үтерүдә гаепле дип таныдылар. Нәкъ менә аның машинасында Илнур Кыямовның бармак эзләре табылган. Тикшерү версиясе буенча һәм шаһитлар сүзләренчә, Робертны шәхси машинасында пистолеттан берничә кеше атып үтергән.
«Мин гаделлек сорамыйм, аларны утыртуларын да, чыгаруларын да теләмим – бу минем улымны кире кайтармаячак», – дип сөйләде «Татар-информ»га һәлак булган «Перваклар» лидерының әнисе Мәрзия Әюпова.
Моннан тыш, «Тукаевские» эшендә үз «коллегалары» буенча эпизод та бар. Владислав Баранов, янәсе, төркем эчендә хакимиятне алырга теләгән, шуның өчен үтерелгән.

Фото: © «Татар-информ», Кирилл Гумиров
Оешкан җинаятьчел төркем эшендә чираттагы эпизод Айдар Гариповны үтерү булды. Тикшерү версиясе буенча, аны урамда тотып алып киткәннәр, торак йорт чормасына бикләп куйганнар һәм кыйнап үтергәннәр. Шуннан соң аны ДРКБ бинасыннан ерак түгел урында машинадан ыргытып калдырганнар. Тикшерү версиясе буенча, үтерү Айдарның «Новотатарские» группировкасында катнашуы сәбәпле булган.
Шулай ук суд Кириловның эшмәкәр Рәис Садыйковны үтерүне оештыруда катнашы булуы дәлилләнгән гаебен таныды. Рәис «Тукаевские» йогынтысыннан чыгарга теләгән, шуның өчен Кирилов аңардан үч алган да.
«Тукаевские» эшендә бер төгәлләнмәгән эш тә бар иде – «УНИКС»ның элеккеге генераль директоры Александр Щербаковны үтерергә омтылу. Аны атып үтерергә тырышалар, ләкин ул исән кала. Аны бизнестан алган табышы белән бүлешергә теләмәгәне өчен үтерергә теләгәннәр.
«Татар-информ»нан тәрҗемә