Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аларны сәхнәгә чыгарыгыз!» — Салават һәм Гүзәлем сәер бәйрәм уздырган

Иҗади гаилә туганнары белән табын артында сыйланып утырган видео куйган.

news_top_970_100
«Аларны сәхнәгә чыгарыгыз!» — Салават һәм Гүзәлем сәер бәйрәм уздырган
Салват Камалетдинов

Салават һәм Гүзәлем кызларын күкрәктән аеруны бәйрәм иткән. Бу хакта Салават Миңнеханов Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә.

Ул туганнары белән өстәл артында сыйланып утырган видео куйган. Ул ике бертуганы, племяниклары, киленнәре белән таныштыра. Аннары «әйдәгез, мине, Гүзәлемне һәм Мәдинәне котлыйбыз», — дип әйтә. Бу туганнар белән очрашу һәм котлаулар Мәдинәне күкрәк сөтеннән аеру уңаеннан булган икән.

Инстачыларны яңа бәйрәм аптырашта калдырган:

«Китте бит әй бәйрәмнәр: туган көн, күкрәк капкан көн, күкрәктән аерган көн. Вәт дөнья, коронавирус халыкны нишләтте. Артисларыбыз акылдан шаша башлады. Әй Хода, чыгарыгыз, зинһар, аларны сәхнәгә»;

«Андый бәйрәм дә бармыни?»;

«Мактанчык».

Әлбәттә, матур теләкләр теләүчеләр, аларның гаиләсенә соклануларын белдерүчеләр, туганнар белән җыелышырга сәбәп табулары өчен мактаучылар, Мәдинәгә иптәш кирәген искәртүчеләр дә бар.

Гүзәлем үзе дә сториста күкрәк сөтеннән биздерү процессы турында тәмләп сөйләде. Кызыл борычның ярдәме тигән икән. Мәдинә бер кабып караган да, шуннан башка ими сорамаган. Нәни кызчык тәмам онытсын өчен аны ике көнгә Гүзәлемнең әти-әнисендә калдырганнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100