«Алар танырлык хәлдә түгел иде»: Кер юу машинасыннан чыккан янгында 3 бала үлгән
4 сентябрь төнендә Екатеринбургтан 40 км ераклыкта урнашкан «Златобор» коттедж бистәсендә яшәгән 7 балалы Анатолий белән Анна гаиләсенә зур кайгы килә. Аларның кечкенә балаларына әле яшь ярым гына була. Гаиләдәгеләрнең барысы да төнге сәгать 11дә йокларга ята, ә беренче яртыда Анна ирен уята башлый. Бу вакытта аларның йортын ут камап алган була. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.
Караватыннан сикереп торып, Анатолий 9 һәм 13 яшьлек кызларын һәм 12 яшьлек улын уята. Тышкы ишеккә барырлык вакыт булмый, ул аларны тәрәзәдән чыгарып җибәрә.
Эш көннәрендә гадәттә бистәдә беркем дә булмый диярлек, Анатолий гаиләсе анда даими яшәгән бердәнбер гаилә була. Бу юлы күршесе өйдә булып чыга, ул янгын сүндерүчеләрне чакыра. Анатолийларның барлык документлары һәм телефоннары өйдә кала.
Өй төтен белән тулган иде. Аннары бар нәрсә яна башлады. Алгы бүлмәгә йөгереп чыктык, һәм ут ишеккә таба юлны өзде. Тәрәзәне ватарга туры килде, – дип сөйли Анатолий, калтыранган тавыш белән.
Икенче катта 8 яшьлек Костя, 7 яшьлек Настя һәм 4 яшьлек Толик кала. Анатолий алар артыннан өйгә кире керә алмый. Балалар үзләре дә мөстәкыйль рәвештә чыга алмыйлар. Янгынны сүндергәннән соң, аларның мәетләрен янгын сүндерүчеләр таба.
Алар танырлык хәлдә түгел иде. Шәхесләрен ДНК аша гына билгеләячәкләр. Моның өчен миннән кан үрнәге алалар. Кечкенәләрнең барысы да һәлак булды... Настя дүшәмбе көнне 1 нче сыйныфка барган иде, – ди гаилә башлыгы күз яшьләре белән.
Янгынның якынча сәбәбе – кер юу машинасында кыска ялганыш булу, ди янгын сүндерүчеләр.
Белоярск районы җитәкчелеге гаилә өчен күрше Логиново авылында 50 квадрат метрлы фатир тапкан. Хәзер Анна һәм исән калган балалар хастаханәдә ята.
Тикшерү комитеты «Саксызлык аркасында 2 яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Элек Анатолий һәм Анна гаиләсе исәптә тормаган, диелә хәбәрдә.