Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алар көнбагыш сорагач, сыйладым гына»: ике кызны үтергән педофилны хөкем иттеләр

news_top_970_100
«Алар көнбагыш сорагач, сыйладым гына»: ике кызны үтергән педофилны хөкем иттеләр
Кемерово өлкәсе буенча Тикшерү комитеты

Кузбасста 10 яшьлек ике кызны көчләгән һәм үтергән Виктор Пестерниковка хөкем карары чыгардылар. Суд аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итеп, махсус режимдагы колониягә җибәрде. Бу хакта «Комсомольская правда» газетасы яза.

Бу фаҗига бер ел элек була һәм Кузбассның Киселевск шәһәрендә яшәүчеләрне тетрәндерә. 2021 елның 6 сентябрендә 10 яшьлек ике кыз югала. Башта бер бала югалу турында полициягә хәбәр итәләр. Икенче кызның әнисе кызының югалуын шундук сизми, һәм аны икенче көнне иртән генә эзли башлыйлар. Укучы кызларны эзләргә шәһәр полициясенең тулы составы, волонтерлар һәм шәһәр халкы чыга. Барысы да кызларны исән килеш табуга өметләнә...

Әмма шәхси секторда ташландык йортта кызларның мәетләрен генә табалар. Һәлак булган кызларның берсенең муены кырыйга каерылган, икенчесенең йөзе күгәреп беткән, борыны сынган һәм муенында бау эзе булган. Судмедэкспертиза ачыклаганча, кызларны көчләгәннәр һәм буып үтергәннәр.

Полиция педофилны эзләргә керешә, һәм видеокүзәтү камералары аша аны бик тиз табалар. Башта ир-ат бу җинаятькә катнашу булмавын дәлилләргә тели, әмма соңрак гаебен таный һәм балаларның мәетен кая яшергәнен сөйли.

«Алар көнбагыш сорагач, сыйладым гына. Мин аларга газлы сулар алдым, тагын үзләре нәрсәдер алды. Бетонга кадәр алып бардым, алар күгәрченнәрне ашатты. Мин киттем, алар да өйләренә китте», –  дип сөйләгән гаепләнүче.

Тикшерү версиясе буенча, көндез тукталышта бу ир-ат янына 10 яшьлек кыз килә һәм күгәрченнәрне ашатырга көнбагыш сорый. Ир-ат кош ашатырга көнбагыш, ә кызга һәм аның дустына тәм-томнар сатып ала. Шуннан соң ул кызларны үзенә кунакка – ташландык йортка барырга күндерә.

Күршеләренең дә күбесе ир-атның бу кызлар белән ялагайланып аралашуын күрә, әмма бу – аның белән яшәгән хатынның кызыдыр, дип уйлый. Чөнки кыз аңа «Витя абый» дип эндәшкән.

Күршедәге малайларның да берсе кызлар белән бер компаниягә эләгә язган. «Витя абый» аны да «куяннар карарга» дип үзенә чакырган. Малай бу ир-атның аларга «Соломка», «Пепси-кола», «Кириешки», колбаса, шоколад һәм күгәрченнәр ашатырга көнбагыш алуын сөйләгән. Әмма җиде яшьлек малай, ни сәбәпледер, куяннар карарга барырга теләмәгән.

Виктор Пестерников кулга алынгач, аның сексуаль характерда көч кулланган өчен элек тә хөкем ителгән булуы ачыклана. 2009 елда суд аны кырыс режимдагы колониягә җибәргән булган. Өч ел элек педофилны административ күзәтү астында иреккә чыгаралар. Киселевск шәһәрендә булган фаҗигадән соң, колониядән чыккан кешеләрне административ күзәтүгә җавап бирүче полиция хезмәткәрләре ваемсызлыгы факты буенча җинаять эше ачыла. Хәзер ул судта карала.

Судта 41 яшьлек Виктор Пестерников кызларны көчләүдә һәм үтерүдә, үзе яшәргә тиешле урыннан китүдә гаепле дип табыла. Суд аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итеп, махсус режимдагы колониягә җибәрде. Шулай ук ул зыян күргән гаиләләргә 2,4 млн түләргә тиеш була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100