Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алар кешенең авырткан җиренә баса»: инфочегәнлек феномены турында Казан психологы

Монда төп куркыныч – социаль челтәрләрдәге профессионал булмаган коучларга кешенең сукырларча ышануында, дип саный психолог.

news_top_970_100
«Алар кешенең авырткан җиренә баса»: инфочегәнлек феномены турында Казан психологы
Абдул Фархан

Кешеләрнең ни өчен «һава сатучыларга» ышануы һәм профессионал булмаган кешегә ышануның ахыры ни өчен аяныч булырга мөмкинлеге турында «Казанские ведомости» корреспонденты Дамирә Хәйруллинага Казан психологы сөйли.

«Алар һәр кешенең «иң авырткан» җиренә баса, шуңа күрә, тиз нәтиҗәгә өметләнеп, кешеләр ышана», – ди инфочегәнлек турында Казанда хезмәт куючы психолог Майя Камалова.

Монда төп куркыныч – социаль челтәрләрдәге профессионал булмаган коучларга кешенең сукырларча ышануында, дип саный психолог. Махсус белеме булмаган «тренер», үзе дә белмәстән, тыңлаучысына зыян салырга мөмкин. Россиядә «һава сатучылар»га (инфочегәннәрне шулай дип атыйлар) карата башланган «ау» вакытында алдагы көннәрдә «марафоннар патшабикәсе» Елена Блиновскаяны кулга алганнар. Ул, дөрес итеп теләк теләргә һәм язмыштан бүләк алырга өйрәтәм, дип ышандыра, мотивация коучы буларак чыгыш ясый иде. Шул ук вакытта, ханым яман шешләрдән һәм балага уза алмаудан дәвалыйм, дип вәгъдәләр биреп, миллионнар эшләүдән дә чирканмаган.

Инфочегән – кем ул?

Тиз ышанучан «подписчиклары»ның күзләренә оста итеп «төтен җибәрүче» инфочегәннәрне башкача «һава сатучы» дип атап була. Үз уңышларының серен ачкан өчен алар артык күп сорамаска да мөмкин, ә кайвакыт турның бәясе дистә меңнәр белән исәпләнә. Россиянең иң танылган инфочегәннәренең берсе, блогер һәм «Теләк марафоны» курсын булдырган Елена Блиновская үзенең очрашуларына билет бәясен 100 доллардан ким булмаган бәядән саткан.

Салымнар түләмәве өчен кулга алынган Елена Блиновскаяның «Теләкләр марафоны»на язылырга теләүчеләргә көтәргә тәкъдим итәләр. 

Фото: © «Теләкләр марафоны» сайты скриншоты

Болардан тыш, Блиновская үзенең «интенсив»ларын балага уза алмауны, яман шешне дәвалый һ.б. дип ышандыра. Алдагы көннәрдә ханым чикне үтәргә маташкан вакытта көч структуралары тарафыннан тоткарланган. Аның 1 млрд сум күләмендә салым түләмәвендә шикләнәләр.

Явызларча салым түләмәүчеләр исемлегенә моңарчы блогер Валерия Чекалина һәм Александра Митрошина эләккән иде. Алар икесе дә – дөрес туклану, тренировкалар, тән һәм чәчне тәрбияләү турында сөйләүчеләр. («Казанские ведомости» шулай яза, чынлыкта Александра Митрошина табышлы блог алып бару дәресләре тәкъдими тә – «Интертат»).

Беренче карашка зыянсыз марафоннар кешегә төзәтеп булмаслык зыян китерергә мөмкин, дип саный «Казанские ведомости» әңгәмәдәше, Казан психологы Майя Камалова.

Төрледән-төрле «шәхси үсеш курс»ларының популярлыгы – грамоталы маркетинг нәтиҗәсе, дип саный психолог.

Фото: © Майя Камалова

«Авырткан җирләренә» басканга күрә, тиз нәтиҗәгә өметләнеп, кешеләр ышана. Бик күп язылучылары һәм укучылары булган «укытучылар» бар, алар – шул кадәр үк күп сандагы гаиләләре таркалган, тән саулыгы, шул исәптән, күңел саулыгы югалган кешеләр», – дип ышандыра психолог.

Төрледән-төрле «шәхси үсеш курс»ларының популярлыгы – грамоталы маркетинг нәтиҗәсе, дип саный Майя Камалова. Ә инфочегәнлекнең куркыныч асылы – бушка сарыф ителгән вакыт һәм акчада. Алай гына да түгел, үзләрен эксперт дип күрсәтеп, «коуч»лар аудиторияне чынбарлыкка туры килмәүче, хәтта зыян салырдай мәгълүмат белән «тукландырырга» мөмкиннәр.

«Минемчә, мондый үзара эшчәнлектән янаган куркыныч шунда ки, профессионал булмаган «остаз» психик тайпылышларны (андый әзерлек психиатр яки клиник психологта гына бар) күрмәскә; шулай ук, һәр клиентка индивидуаль якын килү нигезләрен белмәскә, ярдәм итәрдәй белгеч образын мыскыл итәргә мөмкин», – ди ул.

Профессиональ психолог эшчәнлеге айлар, кайчакта елларга сузылырга да мөмкин, дигән стереотип карашны да кире кага.

«Инфочегәннәр һәр кешенең «иң авырткан» җиренә баса, шуңа күрә, тиз нәтиҗәгә өметләнеп, кешеләр ышана», – ди психолог Майя Камалова.

Фото: © Абдул Фархан

«Психолог белән эшләү озакка сузыла, анда психлар гына бара, дигән иллюзия бар. Әлбәттә, бу алай түгел. Психотерапия методы, шулай ук, супервизия һәм озак вакытлы шәхси терапия әзерлеге белән берлектә, сыйфатлы академик белеме булган психолог-психотерапевт клиент белән альянста эшли, аны тормыштагы күп феноменнарын аңлауга һәм кабул итүгә, үзе сайлаган юлы, кабул иткән карарлары, хис-тойгылары һәм мөнәсәбәтләре өчен җаваплы булуга китереп җиткерә. Бу – кайвакыт конфронтация белән, кайчакта теләктәшлек яки үсеш стратегиясе белән бара торган планлы һәм сыйфатлы эш», – дип сөйли Камалова.

Шул ук вакытта, өстәмә сыйфатлы белем алу яки курсларда уку теләген рәхәтләнеп тормышка ашырырга чакыра психолог.

Ә бездә ничек?

Татарстан блогерлары арасында да «һава сатучылар» очрый. «ТатарстанДа» видеопроекты Татарстанның топ 10 инфочегәне арасына, мәсәлән, элек телевидениедә алып баручы булып эшләгән, хәзер исә космоэнергет, коуч һәм дәвачы Айгөл Мирзаянованы кертә.

Шикле коучлар рәтендә, шулай ук, Казаннан элекке чиновник Игорь Сивов та бар.

Фото: © Сивовның Россиядә экстремист дип табылган һәм тыелган Instagramдагы бите

Тыелган челтәрдә язган үз сүзләренә караганда, ул хәзер «ресурс халәте остазы», «мотиватор» һәм «энергия сулышы буенча тренер» икән.

Бу санап киткән шәхесләр белән бер сафта хатын-кызлар гимнастикасы авторы – республикада ярыйсы ук танылу алган Катя «Вагимагия».

Фото: © «Вагимагия» битеннән скриншот 

2 айлык курслар эчендә ул вагинаның сизгерлеген арттырырга, интим мускулларны ныгытырга, көчле оргазм алырга өйрәнергә тәкъдим итә.

Топ-инфочегәннәр арасында II урынны видеопроект Корея косметикасын тарату белән шөгыльләнүче җырчы Гүзәл Уразовага бирә.

Фото: © Гүзәл Уразова командасының битеннән скриншот 

«Шәкертләренә» Гүзәл Уразова аена 150-500 мең сумга кадәр айлык хезмәт хакы ышандыра.

Инфочегәннәр исемлегенә Татарстанның экс-элемтә министрының элекке хатыны Светлана Никифорованы да керткәннәр. Гуру хисләрнең әһәмиятен аңлата торган «Хис хисе» тренингын тәкъдим итә.

Топ үз эченә, шулай ук, «Эшмәкәрлек фабрикасы»на нигез салган Айдар Булатовны, «Ресурс» остазы Алмаз Зиатдинов, «Автосеть.ру» хуҗасы Руслан Габделнасыйров, Чаллыда йортлар салучы кызы Камилла Бибишева, «МойДодыр» машиналар юу урыннары хуҗасы Айдар Исмәгыйлевне кертә.

«ТатарстанДа» видеопроекты авторлары социаль челтәрләрдәге мондый «уңыш»ка ышанмаска һәм аны тәкъдим итүчеләргә акча түләргә ашыкмаска киңәш итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100