Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алар күп һәм ач»: бер көтү кыр үрдәге Кабан күлендә кышларга булган

Скрипкачы Динә Закирова инстачыларны Кабан күлендәге кыр үрдәкләрен ашатырга чакыра.

news_top_970_100
«Алар күп һәм ач»: бер көтү кыр үрдәге Кабан күлендә кышларга булган
pixabay.com

Бер көтү кыр үрдәге, җылы якка очып китмичә, Казанның Кабан күлендә кышларга калган. Скрипкачы Динә Закированың инстаграмга урнаштырган видеосыннан үрдәкләрнең ач икәнленен аңлау кыен түгел. Динә аларның җыелу урынын Һади Такташ урамындагы заправка яныннан төшеп китеп, почмакта дип аңлата. 

«Вакытыгыз булса, килеп китегез әле сез дә! Үрдәкләр шулай дип әйтергә куштылар, чакырып калдылар. Дөресен генә әйткәндә, үз күзләремә ышанмый тордым. Алар күп кенә түгел, алар бик күп һәм бик ач», — дип яза ул. 

Инстачылар кыр үрдәкләренә ипи күп ашатырга ярамый, аларны ярма белән сыйларга кирәк дигән фикер язганнар. «Ашатып өйрәтеп бетерделәр, шуңа җылы якка очып китмиләр, табигать балансы бозылып бетте», «Шулай ашатып торучылар булганда нигә интегеп җылы якка китсеннәр алар?» — дип тәнкыйтьләүчеләр дә күп. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100