Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алар идеаль» — комик Иван Абрамов татар кызлары турында сөйли

Иван Абрамовның үзенең хатыны да татар кызы.

news_top_970_100
«Алар идеаль» — комик Иван Абрамов татар кызлары турында сөйли
https://www.instagram.com/abramov_ivan/

Россия юморчысы, «Парапапарам» КВН командасы капитаны, ТНТ каналындагы Stand Up комигы Иван Абрамов татар хатын-кызларын идеаль дип саный.

«Татар хатын-кызларының барысын да идеаль хатыннар ясый торган конвейерда ясаган кебек. Һәр татар кызыннан гаилә учагы исе килә. Башта борынга хушбуй исе килеп бәрелә. Ә соңыннан тотрыклылык, тугрылык исләрен тоя башлыйсың», — дип, кызык итеп сөйли комик. Бу турыда Сахалин татарлары инстаграм сәхифәсендә язганнар.

Иван Абрамовның үзенең хатыны да татар кызы. Эльвира Гыйсмәтуллинаның әти-әнисе Башкортстан татарлары. Әле кызлары туганчы ук Оренбургка күчеп киткәннәр. Эльвира шунда туып-үскән.

Эльвира да, ире кебек үк, юмор сөюче. Ул Мәскәүнең «7 холм» һәм «25-я» КВН командалары өчен чыгыш ясады.

Иван белән Эльвираны 2008 елда сәхнә очраштыра. Тыныч һәм тыйнак Иванга Эльвира баштарак игътибар да итми. Ләкин бик озак артыннан йөргәннән соң, артист аны үзенә карата һәм яшьләр 2014 елда өйләнешәләр. Туй Франциядә уза.

Эльвира мөселман динен тота. Хатынының дини карашларына хөрмәт йөзеннән, Иванның да дуңгыз ите һәм исерткеч эчемлекләр кулланудан баш тартуы билгеле.

Иван Абрамов сүзләренә караганда, Эльвира — идеаль хатын, аның музасы, көч һәм илһам чыганагы.

Иван белән Эльвира Алинә һәм Карина исемле ике кыз тәрбияләп үстерәләр.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100