«Алар хәйләкәр, агрессив, курыкмыйлар». Бишбүләк районы халкы кыргый этләрдән интегә
Сукбай этләр кыргый табигать законнары буенча яшәргә өйрәнгән.
Башкортстанның Бишбүләк районында кыргый сукбай этләр кәҗәләргә һәм кәҗәболаннарга һөҗүм итә башлаган. Бу турыда район башлыгы Артур Зарипов 15 мартта социаль челтәрләрдә яза. «Башинформ» шул хакта хәбәр итте.
«Алар күпчелек очракта урманнарда яши. Зур булмаган чирүләргә тупланалар. Кыргый табигатьтә бүреләр белән берләшкәннәр дигән фараз да бар. Соңгы вакытта алар „Бишбүләк“ заказнигында очрый. Бу этләр күптәннән кыргый табигать законнары буенча яшәргә өйрәнгән. Бик хәйләкәр һәм агрессивлар. Кешеләрдән курыкмыйлар. Безнең районда кар күп булганга, хәзер алар кәҗәболаннарны аулый. Кәҗәболаннар карда бата, этләр исә кар кабыгы өстеннән йөри ала. Менә шуңа күрә алар кәҗәболаннарны җиңел генә тота һәм чәйнәп ташлый», — дип яза.
Касим һәм Кушъелга авылы халкы да кыргый этләрдән зарлана. Биредә яшәүче ир-ат кәҗәсен коткара алмаган.
«Заказникта ауларга ярамый. Биредә мылтык белән йөрергә дә ярамый. Этләрне, кыргый булсалар да, үтерергә ярамый. Моны закон тыя. … Кар эреп беткәч алар кәҗәболаннарны да, вак кыргый хайваннарны да куып тота алмаячак. Ул чакта алар урман кырыенда йөрүче йорт хайваннарына күчәр дип куркам. Урманга кешеләр, балалар барса, ни булыр?» — ди район башлыгы.
Ул аучылар, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, авыл башлыклары белән утырыш булуын, Экология министрлыгына мөрәҗәгать юллануын әйтә. Мөрәҗәгатьтә заказниктагы кыргый этләрне тотарга рөхсәт һәм заказникта аларның санын көйләү сорала.
«Сукбай этләргә контроль көчәйтелә. Минем адреска негатив күп булачагын да аңлыйм. Ләкин проблеманы хәл итәргә кирәк. Тагын бер тапкыр халыкка мөрәҗәгать итәм: бу этләр яхшы тормыштан урманга китмәгән һәм шундыйга әверелмәгән. Кемдер үзенең хайваннарыннан котылырга теләп, аны урманга яки фермага илтеп аткан. Эт асрарга карар кылсагыз, аңа нормаль шартлар тудырыгыз, вольерда яки бәйдә тотыгыз. Без кулга ияләштергән хайваннар өчен җавап бирергә тиеш», — ди Артур Зарипов.