Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алар – чын хакимият»: Россиядә тыелган «Талибан»* хәрәкәтен тыелмаган итәргә җыеналар

news_top_970_100

Россия тыелган «Талибан» хәрәкәтен танырга җыена.

Әфганстандагы зур проблемаларга да карамастан, талиблар** илдә чын хакимияткә ия. Шуңа күрә алар белән мөнәсәбәтләр төзергә кирәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин әйтте, дип яза РИА Новости.

«Әфганстанда проблемалар бар, алар һәркемгә дә яхшы билгеле. Сорау: гамәлдәге хакимият белән ничек мөнәсәбәтләр урнаштырырга? <…>Ничектер эшләргә кирәк», – диде президент.

Путин сүзләренчә, талиблар** бөтен илне контрольдә тота һәм бүген Әфганстандагы бердәнбер хакимият булып тора. Хәзерге тормыш чынбарлыгына карап эш итәргә һәм мөнәсәбәтләр төзергә кирәк, диде президент. Шулай ук ул әйткәнчә, эш талибларга** кагылган очракта, карарлар Урта Азия партнерлары белән килешенеп кабул ителә.

Тышкы эшләр һәм Юстиция министрлыклары «Талибанны»* тыелган оешмалар исемлегеннән чыгарырга тәкъдим итте, чөнки шуннан башка талиблар формалаштырган әфган хакимиятен тану мөмкин түгел.

Россия Тышкы эшләр һәм Юстиция министрлыклары Президент Владимир Путинга, «Талибан» хәрәкәтен (Россиядә тыелган оешма) тыелганнар исемлегеннән чыгарырга мөмкин, дип хәбәр итте, дигән Россия Тышкы эшләр министрлыгының Азиянең икенче департаменты директоры Замир Кабулов ТАСС белән әңгәмәдә.

«Бу – мәҗбүри («Талибан»ны чыгару). Шуннан башка тану турында әйтү иртәрәк була», – дигән Кабулов.

«ООН Иминлек советы талибларны террористик оешма дип игълан итмәде. <...> Анда террористлар исемлегендә 12-15 конкрет персонаж бар», – дигән тышкы эшләр министры Лавров.

«Кытай эшләгән кебек, алар белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырырга һәм нормаль эш алып барырга кирәк <...> Моны күптән эшлисе иде инде. Кытай шулай эшләде дә. Хәзер без моны төзәтәбез. <...> Моны тулы бер ил – Әфганстан белән аралашу өчен эшләргә кирәк», – дип әйткән Дәүләт думасының Оборона буенча комитеты әгъзасы, генерал-лейтенант Виктор Соболев.

Адвокат Дмитрий Аграновский ТАСС агентлыгына сөйләгәнчә, «Талибан»ны террористик оешмалар исемлегеннән бары тик Россия Югары суды гына чыгара ала. Аның сүзләренчә, мондый хәлнең әлегәчә булганы юк.

2023 елның декабрь ахырында «Талибан» Казахстанда тыелган оешмалар исемлегеннән чыгарылды. Илнең Тышкы эшләр министрлыгы вәкиле Айбек Смадияров аңлатканча, Казахстан мондый исемлекләрне даими тикшереп тора, ә «Талибан» ООН практикасы нигезендә тыелган оешма булып саналудан туктады.

Талиблар инде берничә тапкыр Россиягә килде. 2022 елда Россия «Талибан» хакимиятеннән беренче дипломатка аккредитация уздырды, шул ук елда аларның делегациясе Петербург халыкара икътисади форумына килде. Шулай ук алар Казанда узган «Россия – Ислам дөньясы» форумында да катнашты.

«Талибан» – радикаль исламистларның чиктән тыш дини, хәрбиләштерелгән оешмасы. Аңа 1994 елда нигез салына. 2021 елда АКШ Әфганстаннан гаскәрләрен чыгарды, шуннан соң илдәге хакимиятне талиблар яулап алды. Яңа хакимият шәригать кануннарына туры килмәгән бар нәрсәне, хәтта барбершопларны, телевидениене, компьютер һәм интернетны да тыйды. Хатын-кызларга эшләүне һәм автомобиль йөртүне кабат тыйдылар, шулай ук аларның белем алуда да авырлыклары барлыкка килде. Шул ук вакытта санкцияләр аркасында талиблар катлаулы хәлдә калды, шуңа күрә алар үз принципларын кире карап чыкты һәм башка илләр белән хезмәттәшлек итә башлады.

Россиядә «Талибан»ны 2003 елда тыйдылар. 2016 елда Россиянең рәсми затлары бу хәрәкәттән чикләүләрне алу турында фикерләшә башлады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100