Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алар безне ташлап китте: Татарстанда юкка чыккан үсемлекләр

Кешеләр генә түгел, үсемлекләр дә безне ташлап китә икән... Татарстанда ике дистәдән артык үсемлек юкка чыккан санала. Казан федераль университетының гомуми биология кафедрасы доценты Вадим Прохоров юкка чыккан үсемлекләр турында сөйләде.

news_top_970_100
Алар безне ташлап китте: Татарстанда юкка чыккан үсемлекләр
Регина Гомәрова

Татарстан республикасының Кызыл китабында 25 үсемлекнең статусы нульгә тигезләнгән, ягъни ярты гасыр инде аларны берәү дә күрмәгән. Ни өчен үсемлекләр юкка чыга? Галим моның сәбәпләрен «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде.

Кеше гаебе белән юкка чыккан үсемлекләрнең төгәл исемлеге беркайда да юк

— Вадим Евгеньевич, без кеше гаебе белән юкка чыккан җәнлекләр турында беләбез — сумкалы бүре, бизон… Ә кеше гаебе белән Җир йөзеннән юкка чыккан үсемлекләр бармы?

— Мондый үсемлекләр дә бар. Күп кенә очраклар җәнлекләр белән бәйле. Алар юкка чыгу сәбәпле, шул җәнлекләр белән бәйле үсемлекләр дә юкка чыга. Мәсәлән, Һинд океаны утрауларында дронт кошының өч төре булган. Алар дронт агачы — кальвария орлыклары белән тукланганнар. Дронтлар юкка чыккач, кальвария орлыкларын таратучылар юкка чыккан, шуңа күрә агач табигый юл белән үрчүдән туктый. Яшь агачлар үсми башлый.

Дронтлар өч йөз ел элек юкка чыккан, утрауларда иске агачлар әлегә кадәр үсә, тик аларның табигый үрчүе күзәтелми, шуңа күрә алар якын киләчәктә юкка чыгачак.

— Мондый үсемлекләр күпме?

— Югалган төрләрне төгәл исәбе, мөгаен, беркайда да юктыр. Җәнлекләр исемлеге бар, ә үсемлекләрнеке — юк.

Шуны искәртеп үтәргә кирәк - кире процесс та күзәтелә. Кеше кайвакыт үсемлекләрне саклап калуга да ярдәм итә. Кайбер чакта табигатьтә берәр төр юкка чыга, ә культурада кала — кеше үсемлекләрне ясалма шартларда үстерә башлый.

Иң танылган мисал — бик кызыклы гинкго-билоба үсемлеге. Бу ачык орлыклы агач, элек ул Евразиядә шактый киң таралган булган. Хәзер ул кыргый табигатьтә үсми, ләкин аны Кытайда, Япониядә декоратив агач буларак үстерәләр. Ул күп кенә ботаника бакчаларына үтеп кергән. Аны ботаника күзлегеннән уникаль реликт буларак үстерәләр. Чөнки бу төрнең "туганнары" күптән юкка чыккан, ә бу агач безнең көннәргә кадәр яши алган.

— Ә кукурузны бу исемлеккә кертергә мөмкинме? Кыргый кукуруз табигатьтә очрамый бит…

— Көньяк Америкада кукурузның туганнары бар һәм бер генә төре түгел. Николай Вавилов үзенең атаклы экспедицияләрендә культуралы үсемлекләрнең борынгы формаларын эзли, аларны яңа сортларны чыгаруда кулланырга тели. Кукуруз селекциясендә аның кыргый төрләре файдаланылган. Культуралы формалар үзләренең кыргый үсентеләреннән нык аерылырга мөмкин. Еш кына теге яки бу культуралы сортларның борынгы төрләрен билгеләп тә булмый.

— Димәк, кешелекне үсемлекләр дөньясына зыян салуда тәнкыйтьләргә генә ярамый.

— Бу шактый катлаулы процесс.

Табигый процесс бар, бер төр үлеп беткәч, аларга алмашка башка төрләр килә. Процесс тизрәк тә, акрынрак та барырга мөмкин. Тарихта бик күп төрләрнең күпләп юкка чыгу һәм күпләп барлыкка килү очраклары бар.

Кеше бу процессны тизләтә, ул җәнлекләр һәм тереклек шартларын бик нык үзгәртә. Урманнарны кисү, далаларны сөрү, сазлыкларны киптерү нәтиҗәсендә җәнлекләр һәм үсемлекләрнең яшәү урыннары юкка чыга. Төрләрнең юкка чыгуының төп сәбәбе шул. Кеше йогынтысы аркасында төрләрнең юкка чыгуы, кеше йогынтысыннан башка барганга караганда, мең тапкыр тизрәк бара.

Өстәвенә, кеше хәзер планета климатын да нык үзгәртә. Шуңа күрә үсемлекләрнең ареаллары да үзгәрә. Суык яратучылары төньяккарак күченә бара, җылы яратучылары алар урынына килә.

— Кешенең табигатькә интенсив йогынтысы кайчанрак башланган.

— Якынча 1600 елдан соң, XVII гасырдан, төрләрнең юкка чыгуы турында мәгълүматлар шул вакытта документлаштырыла.

— Шул вакыттан бирле ничә төр юкка чыкканлыгын белеп буламы?

— Монда эш шунда - җирдә күпме төрләр барлыгын без начар беләбез. Күп кенә җәнлекләр һәм үсемлекләр галимнәр ачканчы һәм тасвирланганчы ук юкка чыга. Алар кешеләргә билгеле булмыйча ук юкка чыкканнардыр.

Дөньяда хәзер 300 меңгә якын төр үсемлек тасвирланган.

Илле ел күзгә чалынмаган үсемлек юкка чыккан дип санала

— Татарстанда ничә төр үсемлек юкка чыккан?

— Шулай ук катлаулы сорау. Галимнәр ниндидер бер төбәктә озак вакыт дәвамында күзгә чалынмаган очракта аерым төрне юкка чыккан дип саный. Татарстан өчен бу — 50 ел, ә эре төбәкләр өчен 100 ел булырга мөмкин. Әгәр әлеге вакыт дәвамында төр теркәлмәсә, ул юкка чыккан дип санала.

Ләкин үсемлекләр күпмедер вакытка «тынлык» халәтенә китә ала һәм кешеләр аларны берничә дистә ел күрмәскә мөмкин. Үсемлек бар, әмма ул җир астында яшәү рәвешенә күчә ала. Уңайлы шартлар барлыкка килү белән, үсеп чыга, чәчәк ата, кешеләр аны яңадан очрата. Шуңа күрә республика территориясендә ниндидер үсемлек төре бөтенләй юкка чыкты, дип төгәл әйтеп булмый. Без ул үсемлекне күзәтмәгәнебезне генә әйтә алабыз.

Мондый очраклар шактый күп. Шуңа күрә, яңа мәгълүмат кертү өчен Кызыл китап һәр 10 ел саен яңадан бастырыла.

Мәсәлән, Татарстанның Кызыл китабының беренче басмасында күкерт үләненең (плаун баранец) статусы — 0, димәк, ул юкка чыккан дип саналган. 1995 елда Кызыл китап чыга, ә 1996 елда күкерт үләне Биектау районында табыла. Аннары 2010 елда Идел-Кама тыюлыгында очраган. Ягъни, күкерт үләне бу озак вакыт аралыгында чынлыкта югалмаган, ул кайдадыр сакланган һәм аннары гына кеше күзенә күренгән.

Шундый орхидея бар — өчәрле каекчәчәк (ладьян трехнадрезный) дип атала. Әлеге үсемлек җир астында яшәү рәвеше алып бара, сазлыкта үсә, һәм аны да шулай ук берничә дистә ел буе күзәтмәгәннәр. Шул ук 1996 елда бу каекчәчәк Яшел Үзән районында табылды.

Шуннан бирле аны Татарстан территориясендә берәү дә күрмәгән, бу вакыттан бирле 25 ел үтте инде.

Кайбер үсемлек төрләре безгә элеккеге авторлар — галимнәр, ботаниклар язмалары буенча гына билгеле. Алар хезмәтләрендә без хәзер Татарстанда бөтенләй күрмәгән үсемлек төрләре турында яза. Болар, нигездә, тайга, төньяк флорасы төрләре. Явым-төшем күләме азая, һава торышы җылына бара, тайга төрләре төньякка күченергә мәҗбүр.

Мәсәлән, Альп мамыкборыны (пухонос альпийский), баткак плауны, баткак күкерт үләне (плаунок заливаемый). Татарстанның хәзерге территориясендә су асты кыягы (полушник озерный) дигән суүсем беренче һәм соңгы тапкыр 1911 елда табылган. Гади арчан (мәңге яшел куак - вереск обыкновенный) хәзерге Казан җирлегендә, Дары заводы янында үскән. Ләкин гасырдан артык инде! - аны Татарстанда беркем дә күрмәгән, гәрчә ул Татарстан чикләреннән ерак түгел — Марий Элда үсә. Төрнең популяцияләре югалмаган, алар безнең территориядән күченгәннәр, әмма аларга кире безгә кайтырга берни дә комачауламый.

Төрнең тулысынча юкка чыгуы турында бөтен биосфера, бөтен Җир шарына карата гына әйтеп була.

Үсемлекләрнең юкка чыгуының төп сәбәбе - кешенең хуҗалык эшчәнлеге

— Нинди сәбәпләр аркасында бу үсемлекләр безнең республикадан юкка чыккан соң?

— Күп кенә декоратив үсемлекләр кешеләр күпләп җыю аркасында юкка чыккан. Мәсәлән, бөтен кешегә билгеле орхидея - венерин башмачок – кәккүк читеге, башмакчык ниндидер мәгънәдә декоратив үсемлек. Татарстанда өч төрле башмакчык бар иде, хәзер берсе генә калды. Эре чәчәкле кәккүк читеге һәм тимгелле кәккәк читегенең (венерин башмачок крупноцветковый, венерин башмачок крапчатый) инде 70 елдан артык күренгәне юк. Аларның юкка чыгу ихтималы зур. Кешеләрнең чәчәк бәйләмнәре өчен үсемлекләрне җыюы, шулай ук урманнарны кисү дә зур роль уйнаган. Бу чәчәкләр күрше төбәкләрдә дә бик аз очрый.

Тагын бер матур орхидея — бүлбеле калипсо (калипсо клубневая или калипсо луковичная). Соңгы тапкыр аны 60нчы елларда Биектау районында, Идел-Кама тыюлыгында күрәләр. Удмуртия территориясендә һәм Киров өлкәсендә бу төр очрый, ул төньякка таба күченә кебек.

Урманнарда, беренче чиратта ылыслы урманнарда үсүче үсемлекләрнең күп төрләре урман кисү һәм климат үзгәрү аркасында юкка чыга.

Тагын бер проблема сазлык үсемлекләренә кагыла. Бөтен җирдә сазлыкларны киптерәләр, яки алар үзләре юкка чыга, грунт сулары түбән төшә. Күлләр, елгалар, инешләр пычрана, шуңа күрә бездә күп кенә су, саз үсемлекләре юкка чыкты.

Мәсәлән, Әлмәт районында бик кызыклы үсемлек — гади бума үлән (жирянка обыкновенная) үлән бар иде, ул озынборыннар белән туклана. Күп еллар инде бу үсемлекне анда беркем дә күрми. Сазлык инде кипкән һәм бума үләннең яшәү урыны юк ителгән.

Татарстанның көньяк-көнчыгышында тагын бер кызыклы үсемлек — чишмә монциясе (монция ключевая) булган. Вак кына, күзгә артык бәрелеп тормый торган үсемлек, су астында үсә, ул Татарстанда шул бер урында гына табылган иде. Галимнәрнең монциянең юкка чыгуына шикләре юк. Ул бик чиста суда, чиста чишмәләрдә генә үсә, бездә андый урыннар калмады да инде.

— Кайвакыт теге яки бу җирдә моңарчы бер дә күренмәгән үсемлек шытып чыга. Мәсәлән, минем болында алтын туй чәчәген күргәнем бар. Аңа кадәр ул тирәдә аны беркайчан да күргәнем юк иде. Үсемлек очраклы рәвештә шулай кайдадыр барлыкка килә аламы?

— Үсемлек һәм җәнлекләр беркайчан да ялгыз гына булмый. Бәлки, бу үсемлек әлеге урында үзе генә үсәдер, ә читтәрәк, кайдадыр урман кырыенда ишләре булырга мөмкин, шулай да була.

Ягъни үсемлекнең һәрвакыт ишләре булырга тиеш, үрчүдә катнашу өчен башкалары да янәшәдә булуы шарт. Дөрес, кайчак кош-корт орлыгын алып килеп, үсемлек ялгызы шытып чыгарга мөмкин, әмма янәшәдә ишләре юк икән, таралып китә алмый. Шуңа күрә әгәр без ниндидер үсемлек, җәнлекне күрәбез һәм ул күптән бар икән, димәк, ул анда бер генә түгел, алар анда күп.

Сирәк очрый торган үсемлекәрнең орлыклары каяндыр эләгеп, үзләренә кулай шартларны тапсалар, шытып чыга алалар билгеле. Ләкин бу артык катлаулы һәм мөмкин булмастай процесс, чөнки алар шуңа күрә дә сирәк үсемлекләр.

— Чәй өчен җыела торган мәтрүшкәгә дә юкка чыгу куркынычы яный дип ишетергә туры килде. Кешеләр аны еш кына тамырлары белән бергә йолкып җыялар, шул рәвешчә, бу үсемлек югалырга мөмкин дип ишеткән бар...

— Кешеләр шулай җыя, әлбәттә, бу популяциягә зыян китерә. Ләкин, гадәттә, чәй яки дару ихтыяҗлары өчен сирәк үсемлекләрне кулланмыйлар. Шул ук мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, чамбыр (душица, зверобой, тимьян) — Татарстанда киң таралган үсемлекләр. Әлбәттә, әгәр дә кеше бер елны килеп үсемлекләрне тамырлары белән йолкып ала, икенче елны да шуны ук кабатлый икән, бу төр юкка чыгарга мөмкин. Әмма тулаем алганда, мондый төрләргә юкка чыгу янамый.

Тамыры белән үсемлекне йолкып алу яки букетларга җыю - тере организмнарны физик юк итү булып санала. Коллекционерларның күбәләк яки коңгызларны тотуларын шундый ук мисал итеп китерергә мөмкин. Әмма бу рәвешле кеше популяциянең бик аз өлешен генә юк итә ала. Үсемлекләрне җыеп һәм күбәләкләрне тотып, популяцияне тулысынча юкка чыгару ихтималы түбән. Яшәү урынын юкка чыгару күбрәк куркыныч тудыра. Әгәр дә без сазлыкны киптерәбез икән, популяция тулаем юкка чыга. Яки даланы сөргән очракта шулай ук бөтен экосистеманы тулысынча юк итәбез.

Әйткәнемчә, үсемлек һәм җәнлек төрләренең юкка чыгуының төп сәбәбе — аларның яшәү тирәлеген юкка чыгару.

Үсемлекнең теләсә кайсы төрле биосфера өчен кыйммәткә ия

— Форумнарның берсендә мин шундый комментарий укыдым, дөрес, ул юкка чыккан җәнлекләргә кагыла. «Бер төр юкка чыкканнан берни булмый, алар бик күп, исән калганнары да җитәрлек», диелгән иде анда. Бер төр казаяк яки тәпичәнең юкка чыгуы аркасында берни үзгәрми, мондый үсемлекләр күп, дип уйлаучы кешеләр бардыр…

— Кызыклы сорау.

Беренчедән, киләчәктә безгә нинди үсемлек һәм җәнлекләрнең кирәк булачагын белмибез. Хәзер дөньяда 80 процент дару үсемлек чималыннан җитештерелә. Кем белә, бәлки бу казаяк яман шеш белән көрәшү өчен потенциаль файдалы булган матдә эшләп чыгарадыр. Без моны хәзер белмибез, ләкин 50 яки 100 елдан соң бу матдәне ачар идек.

Икенчедән, проблема тирәнрәк. Чөнки ниндидер аерым төрләрнең юкка чыгуы турында гына түгел, ә биологик төрлелекнең кимүе турында борчылырга кирәк. Экосистемалар билгеле бер төрләр популяциясеннән тора, һәм бу төрләр үзара тәэсир итешә. Үлән белән тукланучы җәнлекләр ниндидер үсемлекләрне ашый, ә ерткычлар — бу җәнлекләрне. Һәм экосистеманың тотрыклылыгы анда күп төрләрнең булуына бәйле дип санала. Организмнар арасындагы бәйләнешләр никадәр күбрәк булса, төрләр үзләре дә шулкадәр күбрәк. Күпсанлы төрләр булган экосистема тотрыклы булып санала. Төрлелек аз булган экосистемалар үз-үзләрен юкка чыгара башлый. 

Америка язучысы Альдо Леопольд шундый мисал китерә. Очып барган самолетны күз алдына китерегез. Һәм бу самолеттан шөрепләр очып чыга башлый. Бер шөреп төшеп калса, самолетка берни дә булмый, ул очуын дәвам итә, ике шөреп төшсә дә, бик куркыныч түгел. Өч, дүрт… Ләкин бөтен кеше дә аңлый торгандыр - күпмедер шөреп очып чыккач, самолет җиргә егылып төшәчәк.

Һәм без хәзер шул ук хәлдә. Төрләр — ул биосферадан очып төшкән шөрепләр һәм без биосфера җимерелгәнче күпме төрнең юкка чыгарга тиешлеген белмибез. Без шуны беләбез - төрләрнең ниндидер бер критик саны бар, шуннан кимесә, биосфера үз-үзен тәэмин итү сәләтен югалта. Ул чагында инде кешенең яшәү тирәлеге җимереләчәк. Без инде башка дөньяда яшәячәкбез. Менә бу иң әһәмиятле, иң тирән, иң куркыныч проблема да инде.

Шуңа да һәр төрнең, хәтта безнең өчен файдасыз булып тоелырга мөмкин төрнең дә юкка чыгуы турында борчылырга кирәк.

Татарстанда нуль статуслы 25 үсемлек бар

— Мин Кызыл китапта 0 статусы булган 25 төр үсемлекне санадым, аларның төрләре ким дигәндә 50 ел очрамаган. Бу критик дәрәҗә түгел дип өметләнәм?

— Ниндидер куркыныч нәтиҗәләргә китермичә юкка чыгарга мөмкин булган төрләрнең саны - критик дәрәҗә безгә билгеле түгел. Галимнәр әлегә кадәр җәнлекләр һәм үсемлекләрнең, гөмбәләрнең күпме төре барлыгын әйтә алмый.

Системага кертелгән, фәнни тасвирланган төрләрне исәпләсәк, хәзер җәнлекләрнең һәм үсемлекләрнең 1 миллион 700 мең төре бар. Җәнлекләр миллионнан артык, үсемлекләр 300 меңгә якын. Ә гомумән алганда, төрле бәяләүләр буенча биосферадагы төрләр саны якынча уннан йөз миллионга кадәр исәпләнә. Әмма иң дөрескә якын исәпләүләр - якынча 14 тән 17 миллионга кадәр төр. Ә без 1,7 млн. гына беләбез. Кеше тере организмнарның якынча 10 процентын тасвирлаган, ә 90 проценты безгә әлегә кадәр билгеле түгел.

— Фәнгә билгеле булмаган үсемлекләр бездә табыла аламы? Әллә аларны нигездә кыргый джунглиларда гына табалармы?

— Әйе, яңа төрләрне нигездә кеше авыр үтеп керә торган һәм аз өйрәнелгән урыннарда — тауларда, тропик урманнарда, ерак утрауларда табалар. Ләкин соңгы вакытта кешеләр элек билгеле булган төрләрдән яңа төрләрне аерып чыгара.

Татарстанда үсемлекләрнең яңа төрләре табылган!

— Татарстанда кешелек дөньясына моңарчы билгеле булмаган ниндидер үсемлек төрләре табылырга мөмкинме?

— Безнең территория шактый яхшы өйрәнелгән, монда элек берәү дә күрмәгән һәм якын төрдәшләре булмаган принципиаль яңа төр табу мөмкин түгел. Ләкин галимнәр үсемлекләрне дә, хайваннарны да һәрдаим өйрәнә, элек башкача аталган яңа төрләр тасвирлана һәм аларның аерымлыклары да ачыклана. Шул ук вакытта яңа төрләр, шул исәптән бик сирәк төрләр дә табыла тора.

Еш кына бер төр булып саналган җәнлек яки үсемлек, чынлыкта генетик анализ ярдәмендә генә ачыкланырга мөмкин булган берничә төрле төрне үз эченә ала. Яки кире очрак та була - без ике төрле төр дип уйлыйбыз, ә генетика анализы чынлыкта бер төр булуын күрсәтә.

2020 елда Чувашия чигеннән ерак түгел - Татарстан Республикасының Кайбыч районында Казан университеты экспедициясе тарафыннан бик сирәк төр — Россиянең Кызыл китабына кертелгән җанлы ай чәчәге (лунник оживающий) табылды. Аны Татарстан территориясендә элек беркем дә тапмаган. Татарстан флорасының тикшеренүләр тарихы 150 ел тирәсе булса да, бу үсемлекне Татарстанда беркем дә күрмәгән. Бу безнең өчен бик кызыклы, әһәмиятле табыш, бу Татарстан флорасындагы яңа төр.

Мәсәлән, татар дегәнәге (мордовник татарский) — яңадан тасвирланган төр. Аны элегрәк башка төргә — гади дегәнәккәкә керткәннәр. Яки Кызыл китапка кертелгән төкле каеккузак (остролодочник волосистый). Бу төр составында да ваграк төрләр бар — башкорт каеккузагы, Князев каеккузагы, казах каеккузагы (остролодочник башкирский, остролодочник Князева, остролодочник казахский). Бу төрләрне Татарстан белән күрше төбәкләрдә эшләүче коллегалар тасвирлады.

Үсемлекләр юкка чыкмасын өчен нишләргә?

— Вадим Евгеньевич, үсемлекләр югалмасын өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

— Беренчедән, бетү куркынычы астында торган үсемлекләр исемлеге булган Кызыл китаплар бар. Һәм, әлбәттә, иң мөһиме — бу үсемлек кайчандыр очраган яки алар үсәргә мөмкин булган урыннарны саклау. Мондый урыннарда торак пунктлар төзергә, урманнарны кисәргә, юллар төзергә ярамый.

Махсус сакланучы табигать территорияләре системасы бар — тыюлыклар, милли парклар, заказниклар, табигать һәйкәлләре, аларда үсемлекләрне саклау инде гамәлгә ашырыла.

Әгәр дә кайдадыр бик сирәк төрне табалар икән, әлбәттә, бу урынны сакларга һәм анда махсус саклана торган территория оештырырга кирәк. Әлеге территориядә табигать һәйкәле яки тыюлык булдыру зарур дигән тәкъдим әзерләнә. Нигезле аңлатма әзерләнә, аны биологик ресурслар комитетында карыйлар һәм махсус саклана торган табигый территорияне оештыру буенча тулы бер эш башкарыла. Мондый очраклар даими булгалап тора.

— Галимнәр максатчан рәвештә каядыр чыгып, әйтик, фәлән үсемлекне табыйк дип эзлиләрме?

— Әйе, урманнар, далалар, сазлыклар буйлап йөриләр… Гомумән, галимнәр даими рәвештә үз объектларын өйрәнәләр. Моннан тыш, дәүләт Кызыл китапны алып бару буенча эшләр башкарырга тиеш һәм биологик ресурслар комитеты ел саен билгеле бер районнарда шундый экспедицияләр оештыра, белгечләр төркеме чыга. Алар үсемлекләрне терки, бу мәгълүматны базага кертәләр. Шулай итеп, Татарстанда сирәк очрый торган күренешләрне ачыклау, мониторинг буенча даими эш алып барыла.

Гади кешеләр дә үсемлекләр дөньясын саклауда ярдәм итә ала

— Галимнәр, мөгаен, күп түгелдер. Бу эшкә теләге булган гадәти кешеләрне җәлеп итәргә кирәктер бәлки?

— Монда бер кыенлык бар. Беренчедән, галим-белгечләр сирәк төрләрнең очрый торган урынын халыкка җиткерергә һәрвакытта да әзер түгел. Кешеләр «о, анда сары башмакчык үсә, казып алып, бакчага утыртам» дияргә дә күп сорамас. Кешеләр үсемлекләрнең төгәл кайда булуын белсәләр, барып юк итәрләр дип курка галимнәр.

Икенче яктан, сез галимнәрнең аз булуын һәм аларның бөтен җиргә дә барып җитә алмавын бик дөрес билгеләдегез. Үсемлекләрнең чәчәк ату чоры гадәттә бик кыска, шуңа кирәкле вакытта кирәкле урында булырга кирәк. Бу, әлбәттә, бик күп вакыт һәм ресурслар таләп итә.

Әлбәттә, табигать яратучылар — урманга, балыкка, гөмбәгә, ауга чыгарга яки урманда ял итәргә яратучылар ярдәм итә ала, билгеле. Чөнки, алар билгеле бер урынга атап килгән белгечкә караганда күпкә күбрәк күрә. Тик монда башка проблема килеп чыга — алар теге яки бу үсемлекнең сирәк очрый торган төрме, юкмы икәнлеген белми.

Хәзер «гражданнар фәне» дип атала торган юнәлеш барлыкка килде. Гади кешеләр урманда, кырда, болында төрле бөҗәкләр, җәнлекләр, үсемлекләрне фотога төшерә. Аннары белгечләр, ботаниклар, зоологлар, энтомологлар фотосурәтләр буенча аларга моның нинди төр булуын (якынча булса да) әйтә ала.

Бу юнәлеш хәзер бик тиз үсә һәм интернетта төрле платформалар бар. Inaturalist — иң популяр платформаларның берсе. Галимнәр өчен бик файдалы система. Ресурста географик координаталар һәм вакыт күрсәтелгән бик күп фоторәсемнәр туплана. Болар барысы да бик зур мәгълүматлар базасында саклана.

Табигатьтә ниндидер кызыклы һәм аңлаешсыз әйбер күрүчеләрнең барысын да фотога төшерергә һәм inaturalist кушымтасына йөкләргә чакырам, хәзер моны телефоннан эшләргә мөмкин. Бу күзәтүләрне белгечләр даими рәвештә карый, алар сезнең ни күргәнегезне билгели ала. Монда ике якка да файда бар — һәвәскәрләр үзләренең нәрсә күргәнен ачыклый, ә белгечләр бу төрләрнең кайда булуы турында яңа мәгълүматлар ала.

Бер елдан аз гына күбрәк вакыт эчендә Татарстан территориясендә һәвәскәрләр төшергән 17 мең фотография тупланды. Бу бик зур сан һәм сирәк төрләрне саклау эшендә зур ярдәм. Бик сирәк очрый торган үсемлекне табигатьтә һәвәскәр фотографлар табу очраклары да була, ә профессиональ экологлар бу төрнең ул җирдә үсүе турында белмәгән дә була.

Башка системалар да бар, мәсәлән, плантариум. 2013 елда Чаллыдан һәвәскәр фотограф Олег Селиверстов Түбән Кама милли паркы территориясендә саз тубалагын (мытник болотный) фотога төшергән. Бу бик сирәк үсемлек, милли парк хезмәткәрләре аның барлыгын белмәгән дә хәтта. Һәм интернеттагы фотосурәтләр буенча бу үсемлек үскән урынны төгәл ачыклый алганнар.

Үсемлекләр дөньясын саклауда генетика ярдәмгә килә

— Сирәк очрый торган үсемлекләрне ясалма рәвештә үстерәләрме? Әгәр орлыкны табигый таратуда проблемалар бар икән, кешеләр аларны ясалма рәвештә тарата аладыр бит.

— Әйе. Хәзер үсемлекләрне орлык белән генә түгел, ә клонлаштыру юлы белән дә үрчетеп була. Казанда, Горький паркы районында, Рус-немец Швейцариясе табигать һәйкәле территориясендә юкка чыгып баручы уникаль үсемлек — күләгә сыраҗы (норичник теневой) үсә. Хәзер без аны КФУда клонлаштыру юлы белән үрчетәбез һәм аннары якындагы территориягә утыртачакбыз, чөнки бу үсемлекнең Татарстандагы популяция урыны берәү генә. Ул югалмаган әле, ләкин якын арада юкка чыгарга мөмкин. Коткару ысулларын алдан ук уйларга кирәк.

Ә болай орлык банклары бар. Николай Вавилов экспедициясенең төп бурычы орлыклар коллекциясен җыю иде, ул Бөтенроссия үсемлекчелек институтында урнашкан. Җәнлекләрнең һәм үсемлекләрнең генетик банклары барлыкка килә, аларны соңыннан ясалма рәвештә торгызырга мөмкин булачак дип башкарыла бу.

Хәзер кешелек дөньясы биологик төрлелекне югалту өчен борчыла һәм тиешле чаралар күрә. Күп төрләр генетик банкларда, ботаника бакчаларында саклана.

Өстәвенә, кеше культуралы үсемлекләрнең һәм җәнлекләрнең яңа төрләрен — сортларын һәм токымнарын барлыкка китерә. Бу да биологик төрлелекне арттыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100