Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәләлиевлар гаиләсендә сөенеч: «Салават абый үз туган көнендә бүләкләр бирергә ярата»

news_top_970_100
Җәләлиевлар гаиләсендә сөенеч: «Салават абый үз туган көнендә бүләкләр бирергә ярата»
социаль челтәрләр

Эльмира һәм Рафил Җәләлиевлар куанычлы хәбәр җиткерә. Казанда узган туган көн концертларында Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов аларга зур бүләк ясаган.

«Хөрмәтле тамашачылар! Иҗатыбызны яратучылар! Сезнең белән уртаклашасыбыз килә! Бу ел безнең өчен шатлыклы вакыйга белән башлана, дисәк тә дөрес булыр. Елдагыча гыйнвар аенда остазыбыз Салават Зәкиевичның туган көнендә бик матур концертлар уза. Берничә ел без дә бу тамашаларда катнашабыз. Һәм бу елгысы безнең өчен аеруча истәлекле булды. Салават абый үз туган көнендә, бүләкләр кабул итүгә караганда, бүләкләрне бирергә ярата. Безгә чыннан да зур бүләк оештырган булып чыкты ул. Мәдәният министрлыгының беренче бүләге – «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе тапшырылуын ишеткәч, берара югалып та калдык... Алга таба да матур итеп халыкка хезмәт итәргә язсын! Сезне иҗатыбыз белән куандырып торсак иде!

Җөмһүриятебезнең Мәдәният министрлыгына, җитәкчеләребезгә, остазыбызга, тамашачыларыбызга бик зур рәхмәт җиткерәбез», – дип яза Рафил белән Эльмира социаль челтәрләрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100