news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алабугага БПЛА һөҗүменнән соң, 7 кеше хастаханәләрдә дәвалана, аларның өчесе – балалар

news_top

Алабугага пилотсыз оча торган аппараты (БПЛА) һөҗүменнән соң, Татарстан хастаханәләрендә 7 кеше дәвалана, аларның өчесе – балалар. Бу турыда «Татар-информ» Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итте.

2 пациент уртача авыр хәлдә, алар Алабуга Үзәк район хастаханәсендә дәвалана, табиблар аларның хәлендә уңай динамика күзәтә.

3 пациент Чаллыда Кама балалар медицина үзәгендә дәвалана, аларның хәле стабиль, гомерләренә куркыныч янамый. Тагын 2 пациент Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә, аларның хәле дә стабиль.

«Тиешле бөтен медицина ярдәм күрсәтелә. Федераль экспертлар җәлеп ителгән, алар Татарстан белгечләренә дәвалау тактикасы буенча консультация бирә», – дигәннәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар