Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алабугада хәрби Владимир Луговинны соңгы юлга озаттылар

news_top_970_100
Алабугада хәрби Владимир Луговинны соңгы юлга озаттылар
Алабуга районы рәсми сайтыннан

Бүген Алабугада Хәтер мәйданында Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган Владимир Луговин белән хушлаштылар. Бу хакта Алабуга районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Ул хәрби бурычын үтәп, безнең гаиләләрне, үз шәһәрен, илебезне яклап һәлак булды. Батыр хәрби, фидакарь солдат. Яраткан ул, ир һәм әти. Без аны шундый килеш истә калдырырбыз һәм, Ватан сакчысы буларак, исемен сакларбыз», – диде Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев.

Үз ягыбыздан, без якын кешесен югалткан гаиләне кайгыртырга сүз бирәбез, диде район башлыгы.

Хәрбинең ничек һәлак булуы һәм аның хәрби хезмәтне нинди шартларда узуы билгеле түгел. Kazanfirst басмасы мәгълүматлары буенча, Владимир Луговин махсус хәрби операция зонасына июньдә киткән. Аның 3 баласы калган. ТНВ сайты редакциясе батырларча һәлак булган татарстанлының туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100