news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алабугада кайнана килене өстенә кайнар су койган

news_top

Алабугада килененә кайнар су койган 71 яшьлек хатын суд каршына басачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, март аенда хатын килене белән ачуланышкан һәм аның өстенә кайнар су койган, аннары кәстрүл капкачын алып, килененең башына китереп суккан. Килене тән җәрәхәтләре алган.

Кайнана үз гаебен тулысынча таныган. Җинаять эше кузгатылган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар