Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алабугада егермеләп кеше күмәкләп сугышкан

Ир-атларның барысының да шәхесен ачыклаганнар, дүртесен тотканнар, калганнарын эзлиләр.

news_top_970_100
Алабугада егермеләп кеше күмәкләп сугышкан

Узган ялларда Алабуга шәһәрендәге кафе янында төнлә ир-атлар күмәкләп сугышкан. Биредә егермеләп кеше булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Урынга хокук саклаучылар килеп җиткәч, ир-атлар качып киткән.

Полиция хезмәткәрләре урамда тәрәзәләре ватылып беткән машина тапкан. Аның эчендә металл арматура булган.

«Алабугага Эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлеге оперативниклары барды. Сугыш кафеда утыручы кешеләр арасында көнкүреш сәбәпләре аркасында килеп чыгуы ачыкланды. „Хулиганлык“ маддәсе буенча җинаять эше ачылды», — дигәннәр Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Күмәкләп сугышкан кешеләрнең барысының да шәхесе ачыкланган, дүртесе тоткарланган. Калганнары эзләү дәвам итә, диелә хәбәрдә.

«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, күмәк сугышта катнашучыларның кайсыберләренең кулында монтировка була, аткан тавышлар да ишетелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100