Татарстанда чәчәкләр кибетендә 18 яшьлек кызны пычак белән кадап үтергәннәр. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Алабугада яшәүче 24 яшьлек егет чәчәк кибетендә 18 яшьлек таныш кызына берничә тапкыр пычак белән кадаган, аннары үз-үзенә кул салган.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, фаҗига кичә булган.
Җинаять эше ачылган. Тикшерүне прокуратура контрольдә тота.