news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алабугада атка атланып сыер эзләргә чыгып киткән ир-атны эзлиләр

Ат бер сәгатьтән үзе генә кайткан, ә хуҗасын инде берничә көн таба алмыйлар.

news_top
Алабугада атка атланып сыер эзләргә чыгып киткән ир-атны эзлиләр
Гадәттән тыш хәлләр министрлы

Татарстанның Алабуга районында яшәүче 51 яшьлек ир-ат сыерлар эзләргә чыгып киткән. Ул атка атланган булган.Тик ул кире әйләнеп кайтмаган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Мал караучы булып эшләүче ир-ат инде берничә көн элек югалган. Якшәмбе кич белән сыерлар фермага әйләнеп кайтмый. Шуннан соң мал караучы үзе атка атланып, сыерларны эзләргә чыгып китә. Бер сәгать чамасы вакыт узгач, аның аты үзе генә кайта. Хәзерге вакытта ир-атның телефоны да эшләми.

Мал караучы югалу турында өч көннән соң гына 112 номерына шалтыратып әйтәләр. Шуннан соң аны коткаручылар һәм полиция эзли башлый. Алар биредә яшәүче кешеләрне сораштыра, тирә-яктагы юлларны, чокырларны, ташландык фермаларны карап чыгалар. Караңгы төшкәч эзләү туктатыла.

Икенче көнне бу ир-атны этләр белән эзли башлыйлар. Полиция хезмәткәрләре фермада куелган видеокамера язмаларын да карый. Ләкин эзләү барыбер нәтиҗә бирми. Тагын караңгы төшә һәм эзләү тукталып тора.

Хәзерге вакытта мал караучы ир-ат полиция һәм коткаручылар эзли.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар