Татарстан Дәүләт автоинспекциясе Алабугада булган юл-транспорт һәлакәтенең видеокадрларын күрсәтте. Әлеге авариядә 10 яшьлек кыз һәлак була. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итә.
Регистратордагы видеодан күренгәнчә, кыз, велосипедтан төшеп, юл аркылы чыгып бара. Юл кырыена килеп җиткәндә, аны «Haval» автомобиле бәрдерә.
ДАИ версиясе буенча, кыз юлны ярамаган урында чыккан.
Интернетта авария турында фикер алышучылар «юлның бу участогында полосага светофор урнаштырылган» дип хәбәр итә. Борылучылар өчен кызыл сигнал яна, шуңа күрә машиналар туктап тора һәм кызны үткәрәләр кебек тоела. Ә өченче полоса өчен яшел сигнал яна. Аны бәрдергән машина нәкъ шул юлдан бара торган була, диелә хәбәрдә.