Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алабуга районында исерекләр чит ил машинасын елгага батырган

Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.

news_top_970_100
Алабуга районында исерекләр чит ил машинасын елгага батырган
Алабуга районында 24-28 яшьлек егетләр «Мицубиси Лансер» машинасын Тойма елгасында батырган. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә дип яза kazanfirst сайты.

Гадәттән тыш хәл 30 июль көнне Поспелово авылы янында 1.34 сәгатьтә килеп чыккан. Ачыкланганча, Менделеввск районы Бәзәкә авылында яшәүче ике кеше спиртлы эчемлекләр эчкән һәм машинада йөрергә теләгәннәр. М-7 трассасында чит ил машинасы юлдагы тимер торбага бәрелә һәм чактан гына автомобильнең түбәсе киселми калган. Шуннан соң 5 метр "очып" бара һәм елгага төшә. 

Фаҗига урынына килгән коткаручылар "Лансер"ның түбәсеннән үк су эчендә булуын һәм ярдан бер метр читтә булуын күрә. Өслектә бары тик багажник өлешен генә калган була. 2.28 сәгатьтә МЧС хезмәткәрләре сытылган түбә астында кысылып калган йөртүчене һәм пассажирны чыгарган. Аларны баш сөяге җәрәхәте, баш мие селкенү һәм өшү билгеләре белән район хастаханәсенә озатканнар. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100