Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алабуга районында янгында һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә миллионнар түләячәкләр

news_top_970_100
Алабуга районында янгында һәлак булган кешеләрнең гаиләләренә миллионнар түләячәкләр

Алабуга районының Малореченский бистәсендә күптән түгел терлекчелек комплексындагы янгында зыян күргән эшчеләрне күчерү эшләре тәмамланган.

Эшчеләрне вакытлыча урнаштырып тору өчен, оешма җитәкчелеге заводта җитештерелгән 4 модульле тулай торак сатып алган һәм алып кайткан, аларның һәркайсы 8 урынга исәпләнгән. Барлык модульләрнең дә янгын куркынычсызлыгы сертификатлары бар, һәм аларны комплекс территориясендә урнаштырганнар инде, дип яза «Новая Кама» сайты.

Эшчеләрне тиз арада яңа тулай торакларга күчергәннәр, бу – килеп чыккан хәлдән соң аларга уңайлы шартларда яшәү мөмкинлеге бирә.

Моннан тыш, оешма җитәкчелеге янгында һәлак булган эшчеләрнең гаиләләренә түләүләр турында да игълан итте. Һәр гаиләгә 1,5 миллион ярым акча түләнәчәк. Акчаларны түли башлаганнар инде. Оешма яңарту эшләрен һәм эшчеләренең иминлеген тәэмин итүне дәвам итә.

24 декабрьдә Малореченский бистәсендә терлекчелек комплексында янгын чыкты, һәм 6 эшче янып үлде. 33 кеше котыла алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100