Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алабуга районында фаҗига: 20 кеше утырган автобус йөк машинасына бәрелгән

news_top_970_100
Алабуга районында фаҗига: 20 кеше утырган автобус йөк машинасына бәрелгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бүген Алабуга районы «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә кичке бишенче яртыда юл һәлакәте булган. Бер кеше үлгән, берничә кеше имгәнгән. «Иминлек кагыйдәләренә туры килми торган хезмәт күрсәтү», «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерерлек итеп юл кагыйдәләрен бозу» маддәләре буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенә сылтама белән «Татарстан 24» хәбәр итте.

Биредә «Нефаз» вахта автобусы «Камаз» йөк машинасына бәрелә. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, автобустагы 39 яшьлек хатын-кыз үлгән, 5 кеше имгәнгән.

Якынча белешмә буенча, йөк машинасы күрше рәткә күчкәндә юл кагыйдәләрен боза.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, «КамАЗ» йөк машинасы белән вахта автобусы кара-каршы бәрелешкән. Юл-транспорт һәлакәте вакытында автобуста 20 кеше булган, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

Һәлакәт урынына Алабуга прокуроры Рөстәм Шәрәфетдинов барган. Юл хәрәкәте иминлеге турындагы закон үтәлеше буенча тикшерү оештырылган. Фаҗига килеп чыгу сәбәпләре ачыклана», – дигән Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100