
Кичә Татарстанның Алабуга районында Сосновый Юраш авылында мунча янган. Бу хакта «Татар-информ» яза.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, 75 яшьлек ир-ат 58 яшьлек сеңлесе белән газ баллоны ярдәмендә мунча яккан. Шуның аркасында янгын чыга.
Нәтиҗәдә, ир-ат та, хатын-кыз да һәлак булган. Фаҗига урынына Алабуга районы прокуроры Айрат Низамиев килгән. Янгынның сәбәпләре ачыклана.