news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алабуга районы территориясендә БПЛА юк ителгән

news_top

Россия Саклану министрлыгы Татарстан өстендәге күктә 1 пилотсыз очкыч бәреп төшерелүен хәбәр итте.

«Мәскәү вакыты белән 12.20 сәгать тирәсендә ПВО дежур чаралары белән Украинаның самолет тибындагы пилотсыз очу аппараты Татарстан Республикасы территориясендә юк ителде», – диелә хәбәрдә, дип яза «Татар-информ»

БПЛА Алабуга районы территориясендә юк ителгән. Район башлыгы Рөстәм Нуриев, районда БПЛА һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр һәм корбаннар юк, дип белдерде үзенең Telegram-каналында.

«Бүген Алабуга районы территориясендә ПВО чаралары белән БПЛА бәреп төшерелде. Ашыгыч хезмәтләр белгечләре урында, барлык кирәкле эш алып барыла. Корбаннар һәм зыян күрүчеләр юк», – дип хәбәр итте ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар