Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алабуга мэры Рөстәм Нуриев вакцинация ясатмаган пенсионерларны «дошман» дип атаган

Алабуга мэры Рөстәм Нуриев коронавирус белән көрәш буенча ябык киңәшмәдә вакцинация ясатмаган өлкән яшьтәге кешеләрдән зарланган. «Россия ветераннары» мэрның бу сүзләренә Генераль прокуратурага шикаять белән чыгачак.

news_top_970_100
Алабуга мэры Рөстәм Нуриев вакцинация ясатмаган пенсионерларны «дошман» дип атаган
Солтан Исхаков/архив

— Безгә 9 майда һәм Өлкәннәр көнендә акча өләшкәндә үк өлкән кешеләрдән QR-код таләп итәргә булган. Мин вакцинация ясаттым, ләкин кабул итү көннәрендә вакцинация ясатмаган пенсионер килеп, мине йоктыра ала. Нигә андый пенсионер кирәк соң миңа? Бу пенсионер түгел — чын дошман, — дип әйткән Рөстәм Нуриев, дип яза «Подъем» телеграм-каналы.

«Россия ветераннары» хәрәкәте рәисе Илдар Рәҗәпов «Подъем» телеграм-каналына мэрның мондый белдерүләрен кабул итмәвен әйткән.

— Мэрга мондый сүзләр әйтергә рөхсәт ителми. Бу аның наданлыгын һәм ихлас булмавын күрсәтә. Түрәләрнең үз гамәлләренә хисап бирүләре кирәк.

Рөстәм Нуриевның өлкән буын кешеләренә атап әйтелгән фикерләрен бәяләсеннәр өчен Россия Прокуратурасына һәм Татарстан Президентына мөрәҗәгать итәчәкбез, — дип сөйләгән ул.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Алабуга районы башлыгы һәм Алабуга мэры Рөстәм Нуриевның коронавирустан прививка ясатмаган пенсионерларга карата әйткән сүзләрен һич ярамый торган гамәл дип атаган, — дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.

«Татарстан Президентының катгый реакциясе район башлыгы чыгышыннан соң килеп чыкты, анда ул ветераннар адресына кимсетүле сүзләр әйтеп, әхлаксызлык күрсәткән», — диделәр матбугат хезмәтендә.

— Татарстанда ветераннар каһарманлыгына һәрвакыт рәхмәт белән карыйлар. Бу безнең изге бурычыбыз. Без алар турында кайгыртуны һәм игътибарны алга таба да дәвам итәчәкбез. Алабуга районы башлыгы әйткән сүзләр дөрес эш түгел һәм ул иң катгый хөкем ителүгә лаек», — дип искәрткән Рөстәм Миңнеханов.

«Алабуга районы җитәкчесенә тиешле бәя биреләчәк», — дип өстәделәр матбугат хезмәтендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100