Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алабуга Башкарма комитеты хезмәткәре 5 килограммлы чуртан тоткан

news_top_970_100
Алабуга Башкарма комитеты хезмәткәре 5 килограммлы чуртан тоткан
Фото: социаль челтәрдән

Алабуга Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Андрей Томилин Морт буасында 5 килограммлы 70 сантиметрлы чуртан тоткан. Ул бирегә балык тотарга еш килә икән. Бу хакта «Алабуга нуры» хәбәр итә.

Сүз уңаеннан, Андрей Александрович – тәҗрибәле балыкчы. Өч дистә елдан артык ул бу һөнәр белән кызыксына. Аның бабасы да, әтисе дә балыкчылыкка битараф булмаган. Ә хәзер инде Андрейның улы Марк та рәхәтләнеп балыкка йөри. Әтисе тоткан балык малайны, әлбәттә, гаҗәпләндергән.

«Мондый «трофей» тотканым юк иде әле. Гаҗәпләндем, дип әйтү генә дөрес булмас, балыкның зурлыгыннан мин шок хәлендә калдым. Тартып чыгарганчы, ай-яй тырышасы булды. Янымда булган балыкчылар да миңа ярдәм кирәк икәнен тиз генә аңламады, югалып калдылар. Андый балыкның безнең сулыкларда булуына мин үзем дә ышанмадым. Күргәнегезчә, бар икән. Фотоны социаль челтәргә урнаштыргач, миллион сорау яуды, дисәм, алдашмасмын. «Кайдан тоттың? Нәрсәгә тоттың? Кармагың нинди?» кебек сораулар бер-бер артлы яуды», – дип сөйли бәхетле балыкчы Андрей Томилин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100