Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ала-кола бала (Кәрим Кара)

Гадилә төн караңгылыгында вагоннар текелдәвенә уянып китте. Вагонның түбәнге урынында кул сумкасын баш астына куеп, онытылып киткән икән. Дерт итеп сикереп торды ул: кайда Сабиты? Уңга бәрелде, сулга бәрелде - юк улы!

news_top_970_100

Колхозда төрле эшләрдә йөргән хатын-кызлар назланып тора алмыйлар. Бригадир кая куа, шунда йөгереп калалар. Яз җиттеме, таза гәүдәле Гадиләне бригадир көнбагыш агуларга билгели. Моны шәйләп алган агроном берничә тапкыр әйтеп тә карады:

Кияүгә дә чыкмаган кыздан башканы тапмадыңмы? Монда химияның җелеге бит, – диде ул. Ә бригадир аклануын белде:

Аннан башкасы чыдамый аның, Кәли Вәлиевич. Монда көч-куәт кирәк, башкаларның умыртка сөякләре сыек, - дип җавабын тапты. Кул селтәде ахырда белгеч. Аңа нәрсә, вакытында орлык агуланган булсын. Чыннан да, бу эштә Гадилә чиләнде дә инде. Куелган кешеләр килеп өйрәткән булалар, противогаз киеп эшләүне катгый таләп итәләр. Шабыр тиргә төшеп, ничек тын юлын каплап эшлисеңдер инде?

Авызын чүпрәк-мазар белән дә каплаганы булмады кызның. Ахмалга төшеп, агач көрәк белән ашлама катыштырды көнбагышка. Агроном әйткәнчә, бик зәһәр нәрсә булгандыр инде ул ашламасы, кып-кызыл төскә керәләр иде көнбагышлар, сулар һава бетә иде склад эчендә. Берәрсе ишектән башын тыкса, авызын-борынын каплап тизрәк кире чигенә иде. Исе танауларны яра иде шул. Исе генә булмагандыр инде. Гадилә яз җитеп беркетелгән складына йөри башлый, бар тәнен бетчәләр каплап ала, кешегә күренергә оят. Зарланып фельдшерга барганы булды, анысы читкә карап:

Аллергиягә охшаган, аллергия бу, – дип ниндидер дару төймәләре язган булды.

Ичмасам, берсенең файдасы тисә икән. Ә менә чәчү тәмамлануга иркенләп тын ала иде Гадилә. Тәне дә чистара, үпкә юллары да киңәеп китә, үзен күпкә яхшырак хис итә.

Бер-ике ел шулай йөрде ул алыштыргысызлар исәбендә. Соңыннан ипле генә егеткә кияүгә чыкты, авырга калды, өй тирәсендә йөрер булды.

Бала туар вакыт җитәрәк больницага китте. Табиблар билгеләгән көнендә үк диярлек. Үзен яхшы хис итә, сабый дөрес ята диләр, нәрсәгә алдан алга барып нуҗаланырга? Әнә аның әнисе бөтенләй хастаханә күрмәгән, биш бала баккан. Гадилә дә гәүдәгә таза, барысы да яхшы үтәр.

Юраганча булды, нәкъ вакытында тулгагы башланды, салкын клеенка җәелгән койкага кертеп салдылар Гадиләне. Әмма бик озак газапланды ул, тәмам аптырашта калган табиблар ярып алдылар баланы. Акушер, марҗа хатын, баланы күргәч еш-еш чукынырга тотынды, үзе бертуктамый:

Свят, свят, свят… – дип кабатлады. Аның куркынган йөзеннән Гадилә нәрсәдер булганын аңлады, хәлсез тавышы белән баланы күрсәтүләрен сорады. Олы яшьтәге сестра гәүдәсе белән яңа туган сабыйны ышыклап, Гадиләгә кырыс кына фәрман бирде:

Ят тыныч кына, бераз хәл ал. Күп кан югалттың. Берничә сәгатьтән имезергә китерербез, шунда күрерсең...

Бер өер булып чыгып киттеләр табиблар, санитарлар бүлмәне җыештырырга тотынды. Ә Гадиләнең нидер кысып алды йөрәген, әйтерсең, бер хәсрәт төшкән башына .

Баласын беренче тапкыр күргәч, чыннан да шулай икәнен аңлады яшь әни. Олы башлы, аяк-кулы җептәй, корсагы гөптәй малай китереп тоттырдылар аның кулларына. Гәүдәсе тора-бара рәткә дә килер кебек, әмма башы чамасыз зур иде баланың, ярты гәүдәсен алып тора дисәң дә арттыру булмас. Әнә шуңа газапланган икән Гадилә. Китереп тоттырган сестра да, палатадагы хатыннар да котлары очып, жәлләп карадылар бу кешегә тартым җан иясенә. Өстәп, бала туктамый ярсып елады. Ниндидер уйларга урын калдырмыйча, сабыен мул күкрәгенә кысты Гадилә. Чак туган җан кырыкка төрләнер әле, бүген болай, иртәгә тегеләй...

Бала тугач, авыл халкында килеп хәл белешү гадәте бар. Ә Гадиләләрнең өйләренә кәмит карарга йөргәндәй йөрделәр. Өйдән чыкмый яткан әби-бабайлар аякландылар, балалар тагылып килде. Шундый могҗизаны кем күргән әле? Барысына тешен кысып түзде Гадилә, бар йөрәк җылысын бердәнберенә бирде. Саннары ипкә килер, адәм сурәтенә керер дип өмет итте. Гел Ходайдан шул хакта сорады.

Шунысын әйтергә кирәк, улы Сабит, мулла шундый исем куйды, артык аерылып тормады үз тиңдәшләреннән. Ашарга гуҗ булды, теремек иде, вакытында йоклады, вакытында уянды дигәндәй. Әмма менә йөз чырайлары карап торуга куркыныч иде инде. Иләмсез зур баш, текә киң маңгай, акайган күзләр – дертләп төшәсең туры карасаң. Әни кеше ни күнекте үз йөрәк парәсенә, артык җитешсезлек тә күрмәде.

Ә ире кабул итә алмады. Бер тапкыр кулына алмады улын, иркә сүзләр әйтмәде. Беренче атналардан башлап Гадиләгә бер үк сүзләр сөйләде:

Алып барып тапшырыйк балалар йортына. Андый гарип балаларны карый торган махсус йортлар була. Бу имгәк кеше булмаячак. Гомереңне салырга бер ясалышы килмәгән нәрсәгә. Алып барыйк, тапшырыйк … – дип җанын җәфалады ананың. Ике-өч ай шулай тавыш куптарып йөрде дә, бөтенләй ташлап чыгып китте хатыны белән баласын.

Колхоз яшь гаиләгә фатир биргән булган иде. Ачкычын идарәгә илтеп, әнисе янына кайтты Гадилә. Бер башы ничек тамак туйдырсын? Башта кызының хәленә кергән кебек иде Фәридә апа. Зарланганы да ишетелмәде. Тора-бара аның да уйлары үзгәрде. Тәпи китәргә булышкан оныгын яратмый телгә ала башлады халык арасында. Ә кызына турыдан-туры әйтте:

Бу баладан котылырга кирәк сиңа. Гомер бакый муеныңа гер төсле асып йөрергә уйлыйсыңмыни шуны? Килеш-килбәтенә караганда, акылы да шул чама гынадыр аның. Ни яңа гаилә кора алмассың, ни тормыш итәргә, эшкә чыгарга ирек бирмәс. Ризалаш кына, бер-бер чарасын табам мин аңа, – диде ул.

Бу сүзләрдән кара кайгыга калды Гадилә. Әзме-күпме әнисенең сүзләрендә хаклык бар инде. Балага бәйләнеп бикләнеп утырырга каламы аңа калган гомерендә? Әнисе дә мәңгегә килмәгән. Әнисенең чаялыгын да бик яхшы белә ул. Бер-бер хәл булып куймасын улы белән. Аламы, коламы, Гадилә тапкан газиз бала бит ул ...

Кемнән дә җылы сүз ишетмәгән Гадилә, бер тапкыр әнисе белән сүзгә килгәннән соң, җыенып читкә чыгып китәргә булды. Әтисе ягыннан апасы яши иде аның Әлмәттә, берничә тапкыр чакырганы да булды. Шунда юл тотарга карар кылды ул. Әгәр апасы бала карарга ярдәмләшсә, эшкә керер, кеше арасында булыр, аның да тормышы җайланыр әле.

Әнә шундый уйлар белән вокзалга кереп урнашты ул. Әмма боргаланган Сабитны идәнгә төшерүгә бу уйлары челпәрәмә килде. Малайга күзләре төшеп калган һәр кеше тизрәк читкәрәк китәргә ашыга иде. Әйтерсең, пәри күргәннәр. Вокзалның бер почмагында гөр килгән чегәннәр генә малайны күргәч елмаеп җибәрделәр. Кат-кат итәкләр килгән чем-кара бер яшьрәк хатын бөтенләй үз итте Сабитны.

Какой прекрасный мальчик! – дип күтәрепләр алды. И күңеле булды инде Гадиләнең. Ләкин күңелендә шик калды. Нигә болар аның ямьсез улына каныктылар соң әле? Чегәннәрнең балалар урлаганы турында ишеткәләп калганы бар иде аның. Куркып та куйды улы өчен.

Чегәннәр бит алар оялып-уңайсызланып тормыйлар, закон үз кесәләрендә, ни телиләр – шуны эшлиләр. Зык кубып бетон идәнгә ашъяулык җәйделәр алар, аны ризык белән тутырдылар, тирәләп утырып тамак ялгарга тотындылар. Яхшы күңелле бәндәләр икән, Гадиләне дә үзләре янына чакырдылар, ә бәләкәй Сабит түрендә булды табынның, аның алдына иң тәмле нигъмәтләрне өйделәр.

Гадиләнең поезд вакыты җитеп килә иде, аны берничә чегән хатыны вагонына кадәр озатып куйды, туган урынына күреп кочакладылар, уңышлы юллар теләделәр...

Гадилә төн караңгылыгында вагоннар текелдәвенә уянып китте. Вагонның түбәнге урынында кул сумкасын баш астына куеп онытылып киткән икән. Дерт итеп сикереп торды ул: кайда Сабиты? Уңга бәрелде, сулга бәрелде - юк улы! Каршы килгән проводница, үзең генә утырдың, бала кочаклаган ниндидер чегәннәр кул болгап озатып калдылар сине, дип һушын алды. Вагоннан сикереп төшеп, кире йөгерердәй булды Гадилә. Алдагы станциягә кадәр ерак кына икән әле.

Сумкасын кочаклап утыра-утыра тынычлангандай булды ул. Төрлесен уйлады. Кире барып та, теге чегәннәрне эзләп таба аламы ул? Җилләр искәндер инде алардан. Әллә Сабитны алып китүләре яхшыга гынадыр. Аркасыннан йөк төшкәндәй булды бит хатынның. Тегеләр тәки күз буганнардыр инде, берни белми-хәтерләми бит ул...

Гадилә Әлмәткә баласыз килеп төште. Ялгыз кешегә урнашу авыр булмады, бераздан ипле генә ялгыз ир очратты. Авыл тормышы саташулы төш кенә төсле хәтерендә калды аның.

Мәскәүнең өч вокзалы урнашкан мәйданда, кеше иң күп йөргән бер почмакта, сәләмә киемнәргә төренгән, чәчләре тузгыган, йөзе карага каткан бер чегән хатыны хәер сорашып утыра. Аның кулларында йөзгә котсыз, иләмсез зур таз башлы бала туктамый акыра. Үткән-сүткән изге күңелле бәндәләр бу күңел кайтаргыч күренешне күргәннән соң ашыга-ашыга бумажникларыннан акча алып, бичара хатынга салалар да бу тирәдән тизрәк китәргә ашыгалар. Ходай аларны мондый бәхетсезлектән аралаганына мең рәхмәтләр укыйлар. Кичкә таба чегән хатыны баласын алып, көтеп торган иномарка кәнәфиенә кереп утыра, бала уралган чүпрәкләрне тагатып җибәрә.

Мой золотой, драгоценный мой, устал? Кушать хочешь? Потерпи немножко, мой хороший, – дип баланы тәмле-тәмле ризыклар белән күмеп ташлый ул. Меңнәр кыштырдаган хәерче капчыгын ныграк яшерә. Бәхетеннән тап булды бит ул бу балага, югары көчләр аңа бүләк итеп бирде. Бар табор кара янып көнләшә аннан. Чегән хатыны бар күңелен биреп, чын-чынлап ярата бу баланы...

Реклама хокукында

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100