Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ал төсле өй, икенче кат». Чаллыда нәни малай «ашыгыч ярдәм» чакырып, әнисен коткарган

news_top_970_100
«Ал төсле өй, икенче кат». Чаллыда нәни малай «ашыгыч ярдәм» чакырып, әнисен коткарган
"Татар-информ" архивы

Чаллыда яшәүче хатын кисәк кенә аңын югалтып егыла. Бу вакытта аның белән башлангыч сыйныфта укучы улы була. Бала «ашыгыч ярдәм» чакырып, табибларны өйгә кертә. Бу турыда «Челнинские известия» яза.

Әлеге кичтә «Ашыгыч медицина ярдәме» станциясе диспетчерлыгында фельдшер Любовь Шугаива дежур була. Ул телефон трубкасын алгач, елап шалтыратучы бала тавышын ишетә. «Әнинең хәле китте, ул егылды һәм хәрәкәтләнми», – ди малай.

Любовь адресны ачыкларга тырыша. Бала «ал төсле йорт, икенче кат» дип кенә әйтә.

Любовь Шугаива, линиядә озак еллар эшләгән кеше буларак, баланы сораштыру ысулларын таба. Ул өй янындагы объектлар – кибетләр, балалар бакчасы турында әйттерә. Шул белешмәгә карап, фельдшер бала яшәгән йорт адресын билгели.

«Син безгә ишек ачарсың, яме?» – ди фельдшер балага. «Әйе, мин ача беләм», – ди малай һәм трубканы куя.

Чакыру буенча табиблар бригадасы бара. Алар ачыклаганча, баланың анасының авыруы кискенләшә, табиблар килгәндә, ул аңсыз була. Фельдшерлар аңа ярдәм күрсәтә, аннары хастаханәгә илтәләр. Анасының гомерен саклап калган герой малай өйдә әбисе белән калган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100