news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Ал таң» мәчетендә мәетханә эшли: «Мәетне юу сабый баланы юганга караганда да кадерлерәк»

«Без «Ал таң» мәчетендә кешеләргә «под ключ» хезмәт күрсәтә алабыз. Үзебезнең өлешне башкарабыз: безгә мәрхүмне алып киләләр, матур итеп юабыз, кәфенлибез, «Ал таң» мәчете җәмәгате белән җеназа укыйбыз», - дип аңлата Йосыф хәзрәт Дәүләтшин.

news_top
«Ал таң» мәчетендә мәетханә эшли: «Мәетне юу сабый баланы юганга караганда да кадерлерәк»
Фото: © "Интертат", Ләйсән Хафизова

Казанның Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге «Ал таң» мәчете ишегалдында мәетханә эшли. Биредә якыннары мәрхүмне соңгы юлга озата, хушлаша торган ике зал бар, алар бик яхшы кунакханәдәге кебек – яп-якты, чиста. Мәетләрне юа торган ике зал да операция бүлмәсе кебек – стериль шартлар икәне күзгә күренеп тора. Шунда ук суыту бүлмәсе дә бар. Һәм биредә бер төрле дә чит-ят ис сизелми, ишекне ачкач Имәнлек паркыннан урман исе керә.

«Ал таң» мәчете ишегалдында Гарәфи коесы дигән җирдән су алып була, янында зур парковка бар, чәчәкләр үсеп тора, бар җир дә чиста-пөхтә, тәртип.

Биредә мәрхүмнәрне соңгы юлга озату тәртибе турында мәчетенең имам-хатыйбы Йосыф хәзрәт Дәүләтшиннан сораштык.

Җеназада күп кеше катнашу – зур бәхет

Хәзрәт, мәетханә кайчан ачылды? Монда нинди хезмәтләр башкарыла?

Бу – мәчет – клуб, мәдрәсә түгел, монда рәсми ачылыш булмады, тасмалар кисмәдек. Берничә ай дәверендә эшлибез инде. Татарстан Диния нәзарәте белән килешү төзеп, андагы мәрхүмнәрне соңгы юлга озату хезмәте белән берлектә эшлибез. Аларда эшләр күпкә җайга салынган, зиратлар белән килешү, катафалк, ритуаль хезмәтләр бар.

«Ал таң» мәчетендә дә без кешеләргә «под ключ» хезмәт күрсәтә алабыз. Үзебезнең өлешне башкарабыз: безгә мәрхүмне алып киләләр, матур итеп юабыз, кәфенлибез, «Ал таң» мәчете җәмәгате белән җеназа укыйбыз. Өйлә вакыты туры килсә, җеназага 100-150 кеше чыга.

Җеназа иң кирәге: бер генә кешенең догасы кабул булса да, Ахирәттә Аллаһның рәхмәте була. Мәсәлән, узган җомга көнне бер мәеткә җомгага килгән бөтен кеше белән җеназа укыдык. Без мәрхүмнең үзен белмибез дә. «Нинди бәхетле», – дип уйлап куйдым, чөнки без бөтен җомга белән аңа җеназа укыдык. Анда меңгә якын кеше бар иде. Бу – бик зур бәхет. (Сүз уңаеннан, хәзрәт искәрткәнчә, «Ал таң» мәчетенә җомга намазына 1200 ләп кеше йөри – авт.иск.).

Җеназаханә

«Җеназаханәдәге шартлар өйдәгедән яхшырак, матуррак, чистарак булырга тиеш»

Мәетханәдәге шартлар турында сөйләгез әле.

Бинаны «җеназаханә» дип йөртәбез, «Ихсан» дип атадык, ул «изгелек» дигән сүз. Җеназаханәне, беренчедән, кешеләргә эшне җиңеләйтү өчен төзедек. Икенчедән, кеше оялмыйча, тартынмыйча, якыннарын шушыннан горурлык белән озатырга тиеш.

Җеназаханәдәге шартлар өйдәгедән яхшырак, матуррак, чистарак булырга тиеш. «Морг» дигәч, күп кешенең күңеленә авыр була. Ә биредә матур мәчет, матур ишегаллары, бөтен мәхәллә белән озатабыз. Әтисен озаткан кешенең эчендә горурлык булырга тиеш.

«Юып, төреп, җеназа укып озату – бу безнең эш»

Мәрхүмне монда китерер өчен нишләргә?

Монда эләгү өчен бернинди махсус исемлекләр юк. Безнең администратор белән хәбәрләшәләр дә, үзебездән торганны эшләп җибәрәбез.

Әлбәттә, башта дәүләт куйган бөтен таләпләр үтәлергә тиеш. Ярдырырга кирәк булса, ярдыралар, без дәүләт куйган кануннарга катышмыйбыз, үзебездән торганны эшлибез. Морг белән эшне бетергәч, кулларына белешмә алгач, алар безгә киләләр һәм калганын без эшлибез. Юып, төреп, җеназа укып озату – бу безнең эш.

Юлга чыгасы булса, мәсәлән, Оренбург, Самара һәм башка якларга, без төнлә белән дә, хезмәткәрләр чакыртып, юып, иртәнге биштә дә озатып җибәрә алабыз.

Җеназаханәне караганда, суыту бүлмәсе дә күрдем.

Төнлә белән мәетне саклау гореф-гадәте бар. Кеше йокламыйча, мәет кырыенда саклап утыра. Күп кеше килергә, төнлә кирәкмәгән сүзләр дә сөйләшенергә мөмкин. Мәрхүмне озаткан көнне кеше йокламаган да була. Без кешеләргә җиңеллек ясарга телибез. «Мәрхүмне кичтән үк китерегез, бездә махсус урын бар», дибез.

Анда климат-контроль тора, мәетне суытып, юып, юлга озатабыз. Анда бернинди ис булырга тиеш түгел. Бу урыннарны көн саен юалар, чистарталар.

Элек күп тапкыр куллана торган халатлар бар иде, алар кибеп, юылып та бетми, ис сеңгән дә була. Хәзер исә барысы да бер тапкыр кулланыла торган, хирургия халатлары, мәет саен алмаштырабыз. Монда эшләүчеләргә дә уңайлы шартлар тудырылган.

«Кеше үз әтисен юа икән – аннан да саваплырак эш юк»

Хәзрәт, мәетләрне кем юа? Теләге булган кеше юучы булып килә аламы?

Һәркем өйрәнергә килә ала. Теория, кагыйдәләрне өйрәткәннән соң, ярдәмче итеп юарга кертәбез: мәетне тотышып торырга, күчерешергә, сабын биреп торырга. Берничә мәртәбә ярдәмче булганнан соң, аннан үзе юа башлый.

Мәет юарга өйрәнергә теләгән кешеләр өчен «Ал таң» мәчетендә түгәрәкләр эшли, манекеннар ярдәмендә өйрәтәбез. Без мәетханәгә юучылар кирәктән генә өйрәтмибез. Кеше, авылына кайткач, үз әтисен юа икән – аннан да саваплырак эш юк.

Мин, мәсәлән, ир туганнарымны беркемгә дә юарга биргәнем юк, барысын да үзем юдым. Мәетне юу сабый баланы юганга караганда да кадерлерәк. Аны теләсә ничек селкетергә дә ярамый. Сабый бала кул-аякларын үзе күтәрә, ә мәетнең аягын да, кулын да без күтәрәбез, әйләндерәбез. Мәетне сабый баланы юганнан да кадерләбрәк юалар.

Мәет юучыларга түләнәме, әллә барысы да Аллаһ ризалыгы өчен эшләнәме?

Барысы да Аллаһ ризалыгы өчен эшләнә. Шулай да бәясенә кергән: һәрбер юучыга садакасын биреп барабыз. Бәясенә юучысы да, кәфенлеге дә керә – кеше аны үзе сайлый.

Фото: © Мәрхүмнәр белән хушлашу залы

«Мәрхүмне ясандырып, бизәндереп, Аллаһы Тәгаләгә кайтарабыз»

Мәетханә төзү фикере каян килде?

Мәетханәне «Ал таң» мәчете ишегалдында төзү турында төп идея шәһәр башлыгыныкы (Илсур Метшин – авт.иск.) булгандыр. Ул, мәчетне салганда ук, биредә шундый урын булырга тиеш, диде. Без Илсур Рәисович белән Түбән Камада мәетханә төзегән идек. Бүгенге көндә Түбән Камада үлгән татар кешеләренең 90 проценты диярлек мәетханә аша китә. Ул аның ни дәрәҗәдә актуаль булуын Түбән Камада күрде. Казанда да матур мәчет салганда мәетханә кирәк булуын шәһәр башлыгы алдан әйтте. Ул безгә ярдәм итте.

Башта мәетханә гадирәк булырга тиеш иде. «Исәннәрнең бинасы Дубай икән, мәрхүмнәрне озату үзәге дә Дубай булырга тиеш», – диде шәһәр башлыгы. Идеясе дә аныкы, дәрәҗәсе нинди булырга икәнен дә безгә шәһәр башлыгы куйды. Акчаны мәхәллә халкы җыйды, Илсур Рәисовичның шәхсән ярдәме дә булды.

Кешенең абруе бит бу. «Ал таң» мәчетенә күчкәч, мин шуны аңладым: кеше бүген матур йортта яши, матур машинада йөри, матур кафе-рестораннарга бара, ул кафеларның ризыгы тәмле булу гына җитми, аның урыны матур, хәтта бәдрәфләре дә матур, чиста булырга тиеш. Бүген кешеләр өчен мәчет тә шундый булырга тиеш.

Күп кеше «Ал таң»ның тәһарәтханәләре уңайлы, келәмнәре чиста, парковкасы бар, дип килә. Менә шундый матур ишегалдында җеназаханә тора. Аның бүлмәләре югары дәрәҗәдә эшләнгән. Кеше туганын шундый урыннан озатыйм әле, дип килә. Мәрхүмнәрне каядыр гаражларда качып-посып, тиз генә юу тиеш түгел.

Түбән Камада мәетханә ачкач, безгә машина кирәк булды. Мин машиналар ясый торган заводларга хат яздым. Кара «Мерседес» тәкъдим иттеләр. Башкалар исә «гади, арбалы машина ал», дигән иде. «Сез үзегез шундый машинада йөрисезме?» – дип сорадым. Мин сораган кешеләр берсе дә андый машинада йөрми икән. «Безгә ак «Мерседес» кирәк», – дидем. Без шундый машина алдык. Мәрхүмнәрне хөрмәт белән, Аллаһы Тәгаләгә кунакка озату өчен.

Ни өчен без кешене актан киендерәбез? Бездә үлем кара түгел, без кешене Аллаһы Тәгаләгә кунакка озатабыз. Ә кунакка барганда юынасың, хушбуйлар сөртәсең, кәфенлеккә дә хушбуй сөртелә. Без мәрхүмне ясандырып, бизәндереп, Аллаһы Тәгаләгә кайтарабыз. Кәфенлекнең дә сыйфаты яхшы булырга тиеш.

Исәннәргә нинди дәрәҗә күрсәтсәк, мәрхүмнәргә дә шундый дәрәҗә күрсәтергә кирәк.

Мин Түбән Камада булган чакта ук, башка төбәк хәзрәтләре белән күрешеп-аралашкач, мәетханә булдыру фикере туды. Алар кайбер җирләрдә татарлар мәрхүмнәрне юып-кәфенләп тормый, крематорийга илтәләр, яндырып, көлен алып кайтып куялар, дип сөйләде. Әгәр без мәетне озату эшенә алынмасак, гореф-гадәтне югалтабыз. Бездә күп җирдә мәетне моргта гына юу бар. Әйе, моргка намазлы, тәһарәтле кеше килеп юса, мин риза. Тик кемдер шланг белән генә сиптереп юа икән, мәсәлән мин, әтиемне алай озатуга риза түгел. Безгә мәетләрнең кыйммәтен төшерергә ярамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар